tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Башкортстанның башкала ел укытучысы – 2019” бәйгесе дәвам итә
“Башкортстанның башкала ел укытучысы – 2019” бәйгесе дәвам итә

“Башкортстанның башкала ел укытучысы – 2019” бәйгесе дәвам итә

Бүген, 5 декабрь көнне, Уфа шәһәренең М.Искужина исемендәге 136нчы башкорт лицее бинасында “Башкортстанның башкала ел укытучысы – 2019” шәһәр конкурсының икенче этабы булып узды. “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2019” номинациясендә үзләрен сынап караучылар методик семинар оештыра белү сәләтләрен күрсәттеләр.

65нче татар гимназиясеннән Заһитова Гүзәл Миртимер кызы һәм 84нче татар гимназиясе укытучысы Идрисова Эльвира Мәлихан кызы бирелгән сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирделәр, укытуда заманча технологияләргә таянып эшләүләрен ачык мисалларда исбатладылар. Конкурсантларны абруйлы жюри бәяләде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегеннән Ногманова Альмира Әфтах кызы да бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*