Батыр районы Шыгырдан авылы – Чувашстанның үзгә бер татар утравы, үзенең эчке кануннары нигезендә яшәүче татар дөньясы. Биредәге халыкның динен, телен сакларга тырышып яшәве, замана шартларында яшь буынга әхлак, дин тәрбиясе биреп, милли кыйммәтләребезгә тугры калып яшәргә омтылулары күпләрне сокландыра. Шыгырдан халкы әүвәл- әүвәлдән әдәпле, эшчән, кешелекле булуы белән аерылып торган. Тормыштан ямь-тәм табып, берне биш итеп, булсын дип эшләп, дин, иман белән яшәгән. Авыл тырыш, эш сөючән халкы, үзенең сәүдәгә маһирлыгы, туган авылга булган мәхәббәте аркасында инде 5 гасырдан артык матур итеп яшәп килә.
25 сентябрь көнне Әлмәттән бер төркем делегация эш визиты белән Шыгырдан авылында булып кайтты.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, “Альметьевский вестник” газетасы мөхәррире, “Ак калфак” оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова, мөслимәләр җәмгыяте рәисе Наилә Зыятдинова, мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина, Р.Фәхреддин исемендәге музей директоры Диләрә Гыймранова, татар теле белгечләре, территориаль совет вәкилләре, журналистлардан торган делегациянең төп максаты данлыклы Шыгырдан авылында алып барылган дин һәм әхлак тәрбиясе, үсеп килүче буынны милли йолаларыбыз нигезендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешенең ничек гамәлгә куелуын ачыклау, тәҗрибә алышу, өйрәнү иде.
Җиде сәгатьлек сәфәребезнең беренче тукталу ноктасы зурлыгы белән Рәсәйдә икенче урынны алып торган Шыгырдан авылының Гөлстан мәчете булды. Безне анда Батыр районы башлыгының төзелеш эшләре буенча урынбасары Валерий Краснов, авылның җирле үзидарә җитәкчесе Марат Айзатуллов, Чувашстан республикасында татарлар автономиясе рәисе Фәрит Гибатдинов, Чувашстан республикасы мөселманнарының диния назәрәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Батыр районы татар милли мөхтәрияте рәисе Миндания Якушева, журналист Рәфис Җәмдихан һәм башка рәсми затлар каршы алды.
“Гөлстан” мәчете архитектурасы белән әллә ни күзгә ташланмаса да, әхлаклы һәм дини белемле балалар тәрбияләү юнәлешендә иң алдынгы уку йортларының берсе булып исәпләнә. Бүгенге көндә биредә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 12 шәкерт белем ала. Көннең беренче яртысында алар, гәдәттәгечә, гомуми белем йортлары – мәктәпләрдә белем алалар, дәресләрен хәзерлиләр һәм калган вакытларын мәдрәсәдәге тәрбиячеләре карамагында дин тәгълимәтләрен өйрәнүгә багышлыйлар. Балаларның тормыш-көнкүреш шартларын, ялларын дөрес итеп оештыру өчен биредә барлык мөмкинлекләр дә булдырылган.
Шыгырдан егетләре татар кызларына гына өйләнә
Билгеле булганча, Шыгырдан зурлыгы белән генә түгел, борынгылыгы белән дә данлы. Архив документлары буенча авыл 1511 елларда барлыкка килгән. Хәзер авыл җирлегенә ике авыл – Шыгырдан һәм Кызыл Камыш керә. Шыгырданда 1700 йорт исәпләнә, 6000нән артык кеше яши. Авылда һәр елны 80-90 пар өйләнешә, 100дән артык бала туа. Яшьләр авылны ташлап, шәһәрләргә китмиләр, туган җирләрендә калуны кулай күрәләр.
Биредәге 31 урамның озынлыгы, кушып санаганда, 33 километр тәшкил итә. Халык бик мул тормышта яши, ике йортның берсе икешәр катлы, зур итеп төзелгән. Авыл халкы тулысы белән диярлек татарлар. Яшьләр арасында башка милләт кешеләренә өйрәнү сирәк күренеш, әгәр дә була икән, килен кеше ислам динен кабул иткәннән соң гына мулла никах укырга ризалык бирә.
Икенче төрле әйткәндә, авыл Советларына йөкләнгән язылышуларны теркәү, балага таныклык бирү кебек эшләрнең әхлакый ягы, ягъни дин кушуы буенча үтәлергә тиешле йолаларны тулысы белән мәчетләр алып бара.
Тәрбия гаиләдә дә катгый куелган. Уртача алганда, һәр гаиләдә өч бала исәпләнә. Шыгырданда яшәп килүче гореф-гадәтләр буенча, бер бала төп йортта кала. “Балалар аерым торсын, башка чыгарырга хәлем бар минем” дигән принципларны хупламыйлар биредә. Төп йортта калган малай белән килен әти-әниләрне тормыш мәшәкатьләреннән азат иттерә, алар кадерле кешеләр булып, оныкларын тәрбияләп, дин тәгълимәтләрен ныклап өйрәнүгә багышлый ала. Гаиләдә буыннар арасындагы бәйләнеш эзлекле дәвам итә.
Мәчетләр – тәрбия учагы
Шыгырданда 7 мәчет, 1 мәдрәсә эшли. Никах уку, балага исем кушу кебек зур эшләргә тотынганчы, гаризалар мәчетнең махсус кенәгәсенә теркәлә, указлы мулла кушуы буенча гына муллалар дин йолалары буенча әлеге гамәлләрне башкаралар. Никахтан, балага исем кушылганнан соң аларга мәхәлләнең мөхере сугылган махсус таныклыклар бирелә, статистика хисабы үзәкләштерелгән система буенча алып барыла. Безнең белән очрашуга да авыл агайлары шактый җыелган иде. Очрашу Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Флүс Гариповның нефтьчеләр башкаласы исеменнән истәлеккә алып килгән шамаил бүләк итүе белән башланып китте. “Бүгенге визитыбыз сезнең белән араларны якынайту, аралашу даирәсен киңәйтү максаты белән оештырылды. Киләчәктәге хезмәттәшлегебез яшь буынга дин, әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә һәр ике як өчен дә файдалы, нәтиҗәле булсын иде,” – дигән теләкләрен җиткерде ул.
Өйлә намазыннан соң дәвам иткән аралашу вакытында без үзебез өчен кызыклы булган бик күп сорауларга җаваплар алдык. Аңлавыбызча, әлеге шактый күләмле торак пункттагы барлык социаль, ижтимагый һәм сәяси сораулар мәчет белән берлектә хәл ителә. “Авылның мәчете булса, халык яши, халык яшәсә – мәчет була” диделәр алар. Әйтергә кирәк, Аллаһ йортлары начар яшәми. Безгә 7 мәчетнең өчесендә булырга туры килде, алар зурлыклары, төзеклекләре, уңайлылыклары белән үзенә җәлеп итеп тора. Мансур хәзрәт Хәйбуллов сүзләренә караганда, югарыдан кушылып, яки оешма, предприятиеләрдән акча теләнеп мәчет салмыйлар биредә. Бөтен эшне, чыгымны халык күтәрә. Мәҗбүриләп түгел, кирәк дип тапканга, күңеле кушканга эшли, ярдәм итә, шуңа кадере дә бар, үземнеке дип килә, йөри авыл халкы бирегә. Мәчет фондына кергән барлык средстволарны авыл картларыннан төзелгән махсус комиссия контрольдә тота, тупланган акчаларны кайда, кемгә, ничек исраф итәргә икәнлеген хәл итә. Без барган мәчетнең, мәсәлән, тирә-ягында плитәләрдән түшәлгән тротуар шулай ук мәчеткә бирелгән акчалардан салдырылган иде. Мәчетләрнең йогынтысы һәм абруе шулкадәр зур, күрше Кызыл Камыш авылында, мәсәлән, аерым бер инвестор элеккеге колхоз җирләрен үзенә алмакчы булганнан соң, халык күтәрелеп, барлык пай җирләрен мәчет фондына рәсмиләштереп, авылда теркәлгән һәрбер гаиләгә 60 гектар күләмендә җирләрне бүләләр. Ул җирләр авыл кешесенең шәхси милке булып исәпләнә, күбесе җирне үзе эшкәртә, теләүчеләр фермерларга арендага бирә. Кыскасы, мәчетләр – авылның саклаучысы да, яклаучы да, тәрбия учагы да.
Мәктәптә балалар рус, чуваш, инглиз телләрен өйрәнә, татарча сөйләшә
Безнең мәктәпләрдән аермалы буларак, Шыгырдан авылы мәктәпләрендә тәрбияләнүче балалар дәүләт стандартлары кушканча рус, инглиз, милли компонет буларак чуваш телләрен өйрәнәләр, (аз гына мишәр диалектын исәпкә алмаганда) саф татарча сөйләшәләр. Авылда ике урта мәктәп эшли, 800гә якын бала белем ала. Мәгариф учреждениеләре иркен, якты биналарда урнашкан, уку кабинетлары заманча җиһазландырылган. Авыл мәктәпләренең татар телендә үз газеталары чыгып килә, телестудияләре эшли. 1 нче мәктәп директоры Гөлсирень Әбәйдуллова билгеләп узганча, укучылар һәм укытучылар Татарстан Республикасы, татарлар яшәгән башка төбәкләр катнашында уздырыла торган барлык чараларда, фестиваль-бәйгеләр, фәнни-гамәли конференцияләрнең актив катнашучылары.
Аларда катнашу гына түгел, урыннар алу, үзләрен җиңүче итеп таныту – шыгырданлыларга хас сыйфат. 1 нче мәктәпнең “Биләр” бию төркеме – аларның горурлыгы. Татар биюләре Чувашстан Республикасында да җиңүләр яулый. Йошкар-Ола шәһәрендә үткәрелгән төбәкара фестивальдә икенче урынга лаек булу шуның ачык мисалы.
Татарларның үзләренә генә хас моңы, уен кораллары да тәрбия эшенә кулай итеп җайлаштырылган. Әлеге эш әти-әниләр тарафыннан да бик хуплана. Мәктәптә иртәдән кичкә кадәр баян тавышы тынмый.
2010 елның апрель аеннан мәктәпләргә “Дин нигезләре” курсы кертелде. Шыгырдан мәктәбендә ата-аналарның ризалыгы белән балаларга ислам дине культурасы нигезләрен өйрәтәләр. Чувашстанның мәгариф министрлыгында укытучылар өчен махсус әзерлек курслары оештырылган.
Мәктәпләрдә кызларны яулык киюдән чикләмиләр. Аларда аерымлану юк, сыйныфташлары белән бергә гадәттәгечә укыйлар, белем алалар.
Милли мохит “Сандугач” балалар бакчасында да сизелә. Авылның үз архитектурасы, үз төзүчеләре көче белән сафка бастырылган әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар авылның ныклы, ышанычлы киләчәге булып тора. Чөнки дини бәйрәмнәр, йолаларны бишектән үк күреп, белеп үскән, әби – бабай йогынтысында тәрбияләнгән балаларда рух берлеге, иман ныклы, көчле була. Нәкъ менә Шыгырдандагыча.
Ярты Казанны туйдырырга бу авылның рәте бар!
Әлеге юллар Шыгырданга багышланган шигырьдән. Дөрестән дә, авылның үзендә үк икмәк, сөт, каймак, ит, орлык, яшелчә, төзелеш материаллары һәм башка бик күп төрле әйберләр җитештерелә. Данлыклы Шыгырдан казылыклары гына ни тора! Һәр йортта иртә таңнан халык эшкә чума һәм караңгы төшкәнче хезмәттә була. Капка төбендәге чит ил автомобильләре, өйдәге затлы җиһазлар шулай маңгай тирен тамызып булдырылган мал-мөлкәт.
Аралашу барышында безгә Бикчуриннарның гаилә фермалары турында да күп ишетергә туры килде. Әлеге гаилә мөгезле эре терлек үрчетү, яшелчә һәм бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә хуҗалыкта 70тән артык мөгезле эре терлек бар. “Бүген фермерлыкны җәелдерү өчен барлык шартлар да тудырылган, дәүләт тә ярдәм итә, үзебезнең техникабыз һәм җиребез бар”, – ди Бикчуриннар.
Эшмәкәр Марат Шәрәфетдинов авылдашларын сортлы орлыклар, ашлама белән тәэмин итә. Аның җитештерү базасына ангар, офис, техника, автотранспорт керә. Әйтергә кирәк, Батыр районында мондый юнәлеш буенча тагын 5 хуҗалык эшли.
Фәрит Чабатов хуҗалыгы да уңышлы эшләүче фермерларның берсе. Ул төрле юнәлештә эш алып бара, 423 гектарда бөртеклеләр, яшелчә, бәрәңге игә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Сугым цехын да ачкан. Үзенә күрә кечкенә бер завод бу. Ит һәм үпкә-бавырлар туры Мәскәүгә китә, сорау зур, диләр.
Минрәис Ханбиков исә район халкын гына түгел, республиканың башка төбәкләрен дә төзү материаллары белән тәэмин итә. Бүген аның кул астында 4 кеше эшли.
Әлеге авылда 148 шәхси эшмәкәр, 5 олы предприятие, 10-15 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Яңа эш урыннары барлыкка килә, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Шыгырдан авылы кайсы яктан гына карасаң да күпләр өчен үрнәк. Халыкның үз туган ягында төпләнеп калып, гаилә коруы, шунда хезмәт куюы, авыл хуҗалыгын күтәрүе, төрле юнәлештә кәсеп итә белүе тагын бер кат аларның булганлыгын, уңганлыгын, киләчәккә карап яшәүләрен раслый.
Авылның икътисади җыены көнүзәк мәсьәләләрне хәл итә
Эшлекле сәфәребезнең йомгаклау өлеше авылның иҗтимагый җыены белән тәмамланды. Республикада эшләп килүче максатчан программа кысаларында ремонтланучы мәдәният йортында узган очрашуга авыл активы җыелган иде. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында тормыш-яшәешебез, балалар тәрбиясе, дин мәсьәләләренә кагылышлы сораулар турында фикер алыштык.
Шәхсән мине иң сокландырганы – авыл иҗтимагый җыенының көче. Ул һәр айны уздырыла. Биредәге барлык сораулар, проблемалар нәкъ менә җыенда хәл ителә, чишелеш таба. Аларның үз законнары, тәртипләре төгәл эшли.
Авылга читтән мигрантлар кертелми. Барлык төзелеш, ремонт эшләре шыгырданлыларның үз көче белән башкарыла. Җыен карары нигезендә авылдагы икенче балалар бакчасы төзелгән, янгын сүндерү, су запасы җыю өчен махсус техникалар алынган, юл һәлакәтенә очраган авылдашларына операция ясату өчен матди ярдәм күрсәтелгән, дини бәйрәмнәр, Сабантуйлар югары дәрәҗәдә уздырыла. Бу исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде, ләкин шыгырданлыларның моңа ихтыяҗы юк. Башкалардан аермалы буларак, хәйрия ярдәме күрсәтүләре, кемгә күпме ярдәм итүләре турында кычкырып сөйләргә дә, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә дә яратмыйлар биредә. Авыл җыены фондына кемнең күпме биргәнлеген исәпкә алып баручы аерым кешеләр билгеләнгән, җыен вакытында средстволарны кайда ничек, күпме кулланырга кирәклеге бергәләп хәл ителә.
Әдәп, әхлак булган җирдә тәртипсезлекләргә урын калмый. 6 меңлек авылга бер участок инспекторы хезмәт күрсәтә.
Очрашу барышында без Чувашстан республикасында яшәүче милләттәшләребезгә нефтьчеләр башкаласы тормышы, анда гамәлгә куелучы күп төрле программалар, Әлмәтнең мөмкинлекләре, шәһәребездә булдырылган шартлар, мәгариф учреждениеләрендә алып барылган әдәп һәм әхлак тәрбиясе турында сөйләдек, хезмәттәшлекне дәвам иттерү буенча фикерләр алыштык.
Фәрдия Хәсәнова
Әлмәт–Шыгырдан