tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рүзәл Мөхәммәтшин белән 2 сәгатьлек гомер
Рүзәл Мөхәммәтшин белән  2 сәгатьлек гомер

Рүзәл Мөхәммәтшин белән 2 сәгатьлек гомер

Кыр киң. Төн тын. Тавыш бир тынлыктан –

Кемнәр үле күптән, кем тере?

Ярты-йортыларга ау башлыйм мин…

Миндә бүре каны!… Мин – бүре!

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН

Снимок23окт14 9 27 октябрьдә кичке җидедә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә Шагыйрь һәм Кеше белән очрашу оештырыла.

Ике яссылыктагы очрашу:

– тормыш/биография

– шигърият/язмыш

Шушы ике яссылыкның кисешү ноктасында Рүзәл Мөхәммәтшин табышмагы чишеләчәк. Әмма үзегезгә дә – тырышырга туры киләчәк.

Гап-гади тамашачы булып кына утыру… бу очракта – кабул ителми!

Беренче яссылыкта – ул:

Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы.

1989 елның 25 маенда Кукмара районы Татар Толлысы авылында дөньяга килә. Беренче өч сыйныф белемне туган авылында ала, аннары җиде ел күрше авылдагы рус мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем ала. Хәзерге көндә «Идел» яшьләр журналында бүлек мөхәррире вазыйфасын башкара. «Каралама», «Бүре мин» исемле шигырь җыентыклары авторы. Республикабызның М.Җәлил

исемендәге премиясе лауреаты. «Ак бүре» операсының либретто авторы. Хатыны Миләүшә белән уллары Иделне тәрбияләүче әти.

Тамашачыларны ни көтә:

– Рүзәл Мөхәммәтшинны сәхнәдә күрү;

– шигырь укуын, сөйләвен тыңлау/ишетү;

– аның белән әңгәмә кору;

– «Бүре мин» китабын кулга алып карау, сатып алу, автограф алып кайтып китү;

– Рүзәлгә оештырылган «ау»ның шаһитлары һәм катнашучыларына әверелү;

– композитор Эльмира Галимова кичә өчен Рүзәл Мөхәммәтшин сүзләренә махсус иҗат иткән романсның премьерасын тыңлау (La Primavera квартеты белән башкарыла);

– җырчы Айрат Имашевның «Ак бүре» операсыннан партиясен ишетү;

– Рүзәл Мөхәммәтшинның замандашы – шагыйрь Йолдыз Миңнуллина белән диалогына шаһит булу;

–  юмор, уеннар, күңелле сюрпризлар.

Икенче яссылыкта – ул:

Рүзәл Мөхәммәтшин. Шагыйрь. Публицист. Философ. Юлчы.

Рүзәлнең иҗаты син моңа кадәр җавап эзләп тә карамаган сорауларны алдыңа китереп куя, уята, уйландыра, тынычлыгыңны ала, кыскасы, кешене гадәти генә тормыш йокымсыравыннан айнытып җибәрә. Ул – сүзен кыю итеп, чигәгә терәп әйтә торган шагыйрьләр сафыннан. Андый шагыйрьләр бик кирәк безнең заманга. Мәйданнарга чыгып, публиканы яулар өчен генә түгел, ә чын йөрәктән, ихластан ачыргаланып аваз салучы, сискәндерүче шагыйрьләр. Рүзәлнең шигърияте үзенең турылыгы, гыйсъяны, вакыт-вакыт үсмерләрчә максимализмы, беркатлылыгы, уртакуллыкка, уртауйлыкка ике уйламый кизәнә торган хакыйкыйлеге белән яраттыра. Күпләр Рүзәлдә, беренче чиратта, милли-иҗтимагый пафосны күрә, аны мәйдан шагыйре, трибун буларак кына кабул итә. Һәм шагыйрьнең үтә нечкә, зәвыкле лирикасын күз уңыннан ычкындыра. Бу кичәдә Рүзәл иҗаты үзенең әнә шул – лирик-фәлсәфи ягы, үзенчәлекле юморы белән дә ачылачак.

Кичәдә катнашалар:

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН – шагыйрь, публицист;

Таһир НАСЫЙБУЛЛИН – алып баручы;

Йолдыз МИҢНУЛЛИНА – шагыйрь;

Эльмира ГАЛИМОВА – композитор;

Айрат ИМАШЕВ – җырчы.

LA PRIMAVERA квартеты.

Кичәнең музыкаль атмосферасын тәэмин итә:

КАЗАН МУЗЫКА УЧИЛИЩЕСЫНЫҢ «FAME» ХОЛЬЦ КРВАРТЕТЫ.

Состав: Мария Курочкина – флейта, Диана Закирова – гобой, Ярослав Артемьев – кларнет, Руслан Кавайкин – фагот. Җитәкчесе – Владимир Кислицын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*