tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теленә мәхәббәт укытыучыдан башлана
Татар теленә мәхәббәт укытыучыдан башлана

Татар теленә мәхәббәт укытыучыдан башлана

Укытучы-баланың чын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе. Ул балага белем генә бирүче түгел, ә  сәламәтлеген кайгыручы да,  шатлыклары өчен куаначы да. Бер сүз белән әйткәндә, ул икенче әни. Шундый укытыучыларның берсе Казан шәһәренең 33нче санлы мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы Файзулгатова Чулпан Хаҗинур кызы.

глЧулпан апа үзе Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында югары белем алган. Эшчәнлеген Авиатөзелеш районының 26 нчы мәктәбендә педагог-оештыручы буларак башлап җибәргән. Тәрбия эшләре үзәге хезмәткәре буларак мәктәпләрдә “Татар фольклоры” түгәрәген җитәкләгән.

«Гомумән, мин кечкенәдән җырларга, биергә яратам, кешеләр белән аралашып үстем. Чөнки әтием белән әнием балачактан мине дөрес итеп тәрбияләп,  минем киләчәгемә зур нигез салдылар. Аларның киңәшләре, тормыш дәресләре  белән укытыучы һөнәренә килеп кердем дә инде”.

Чулпан апа укучыларында татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йолаларына карата  мәхәббәт  тәрбияли. Ул укучыларның бәйләнешле сөйләмен формалаштыру һәм алган белемнәрен тирәнәйтү максатында әдәби-музыкаль кичәләр, бәйге-конкурслар үткәрә.Чулпан  апа сөйләвенчә, мәктәп тормышына ул очраклы рәвештә килеп эләгә.

IMG_9811“Беренче кызым Гөлназ укырга кергәч, мәктәпкә барып балалар белән төрле бәйрәмнәр үткәрә башладым. Бар әти-әниләрне, укытыучыларны җыеп чаралар, конкурслар оештырдым. Барсына да бик ошады, бөтенесеннән рәхмәт сүзләре гел әйтелеп торды. Шулай, директор мине күреп, мәктәпкә өстәмә белем бирү педагогы буларак эшкә чакырды. Башта бик озак уйлап йөрдем, һәм ахырда инде ризалык бирдем”, -дип уртаклашты  Чулпан апа.

Чулпан Хаҗинур кызы мәктәптә эшләү дәверендә укучылары белән республика, Русия, халыкара төрле фәнни-практик конференцияләр дә, җыр-моңга багышланган конкурслар да катнашып бик күп мактаулы исемнәргә лаек булды. Чулпан апа балаларны сәнгать, мәдәният дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, баладан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә. Быел, хәтта еллар буе туплаган белеме белән өстәмә белем бирүче педагоглары арасында “Ел педагогы-2014” исеменә лаек булган.

IMG_9849Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Укытучының ярты тормышы мәктәптә үтә. Чулпан ханым да балалар белән эшләүдән ләззәт ала. Ул үзенең максаты итеп -балаларда татар аңына, татар теленә, татар җырына карата мәхәббәт уяту ди. Мәктәп тормышы белән генә тәмамланмый әле аның иҗаты, ул төрле билгеле шагыйрьләрнең шигырьләрен җырга сала. Һәм үзенең матур, нечкә тавышы аша безгә искиткеч сокландыргыч җырлар бүләк итә. Чулпан Хаҗинур кызы кебек укытыучылар безнең  21 гасырда күбрәк булырга тиеш,чөнки алар безнең киләчәгебезне тәрбиялиләр!

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*