Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йортында республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең зона этабы узды. Баулы данын бәйгедә Азалия Идиатуллина яклады.
Биш турны уңышлы үтеп (тәкъдим итү, иҗади, дефиле, интеллектуаль һәм аш-су), Азалия мәртәбәле конкурсның ярымфиналына үтте. Ул 3-4 июнь көннәрендә Казанда узачак.