tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Милли Шура рәисе Альбир хәзрәт Крганов белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессында Милли Шура рәисе  Альбир хәзрәт Крганов белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессында Милли Шура рәисе Альбир хәзрәт Крганов белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча комитет җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Васил Шәйхразыев кунакларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессына нигез салу тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләде. Оешма моннан 30 ел элек, халкыбызның мәдәниятен, телен һәм үзенчәлеген саклау максатыннан оештырылган.

Шулай ук Милли Шура рәисе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирде.

– Бөтенроссия татар дин әһелләренең җыены безгә үз гореф-гадәтләребезне, динебезне, тарихыбызны саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә. Әлеге чараларда катнашуыгыз өчен Сезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Татар конгрессы илебезнең төрле төбәкләре мөфтиятләр белән актив хезмәттәшлек итә. Сезнең җитәкчелегегездәге мөфтиятләр эшчәнлеген гел үрнәк итеп куябыз: хезмәтегез нәтиҗәле эшчәнлеккә, яшь һәм өлкән буын белән элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Альбир хәзрәт Крганов шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

– Бөтендөнья татар конгрессы шундый югары дәрәҗәдә эшчәнлек алып барган бик сирәк оешмаларның берсе. “Татар дөньясы” төшенчәсен ныгыту һәм аның нигезендә проектлар булдыру – бик дөрес юнәлеш, – дип ассызыклады Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.

Исегезгә төшерәбез, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов җитәкчелегендәге делегация Казанда 19 майдан 21 майга кадәр уза торган Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында катнаша.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*