Баулы районында IV «Гореф-гадәт – изге мирас» фольклор коллективлары фестивале гөрләтеп узды.
Атна дәвамында барган фестивальдә барлыгы 15 авыл коллективы катнашты. Төрле яшьтәге авылдашлар берләшеп, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын сәхнәләштерделәр – “Орчык өмәсе”, “Себерке бәйләү”, “Кияү мунчасы”, “Балан җыю өмәсе”, “Кыз сорау”, “Килен чәе”, “Мич котлау” һәм башкалар.
Фәридә Зыярова