tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның үз “Туган батыр”ы булырмы?
Татарның үз “Туган батыр”ы булырмы?

Татарның үз “Туган батыр”ы булырмы?

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Резиденциясе конференцияләр залында Казан шәһәре ”Татарча көрәш” спорт көрәше федерациясе чиратттагы утырышын уздырды. Утырышка федерациянең мактаулы рәисе Ф.Г.Әхмәдиев, федерация рәисе И.М.Арсланов, федерация хөкемдарлары М.Г.Әхмәдиев, Ф.С.Шәйхетдинов, ревизия комиссиясе рәисе Р.Г. Гибадуллин, федерациянең пресс-секретаре А.Х. Гафиятов, спорт хөкемдары Р.И. Заляев, ТР спорт министрының беренче урынбасары Х.Х.Шәйхетдинов, ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры М.Ш. Таһиров, Казан шәһәре ФКиС комитеты рәисе А.И.Салихов, Д.Ю.Кочкин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Ф.Ф. Мифтахов, спорткомплекслар җитәкчеләре Л.Камалиев, Җ.А. Бакаев һәм Казан шәһәре районнары тренерлары чакырулы иде.

Көн тәртибендә “Татарча көрәш” федерациясенең 2021 елдагы эшләргә хисабы тыңланды. 2022 нче елга спорт ярышларының календарь планы белән танышып, фикер алышып расланды.

-Күп еллар хезмәттәшлек итеп яшибез, киләчәктә дә Казан шәһәре Администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга язсын, – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов.

“Туган авылым” комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов чыгыш-презентациясе утырышта катнашучыларда зур кызыксыну уятты:

-Безнең киләчәк буынны үз милли геройларыбыз үрнәгендә тәрбиялисе иде. Балалар тормышына Америка геройлары үтеп керде. Үзебезнең милли мәдәниятыбызның уңай персонажлары бөтенләй юк дәрәҗәсендә.Шуны истә тотып, без талантлы драматург Зөлфәт Хәкимгә мөрәҗәгать иттек. Ул туган җирен яраткан көчле рухлы Туган батыр турында әкият-повесть иҗат итте.

Төрле хәлләргә юлыгып та сынмаган батыр йөрәкле, нык беләкле Туган батыр үзен чын көрәшче итеп таныта. Киләчәк буыннар өчен Туган батыр образы үрнәк булсын, еллар дәвамында татар халкының батыр көрәшчеләре үсеп торсын иде,-диде ул. Утырышта катнашучылар әлеге теләккә бертавыштан кушылды.

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*