tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазанга әзерләнү өчен Коръән курсларына йөздән артык казанлы язылды
Рамазанга әзерләнү өчен Коръән курсларына йөздән артык казанлы язылды

Рамазанга әзерләнү өчен Коръән курсларына йөздән артык казанлы язылды

Раҗәб аеның беренче көнендә, 2-нче февральдән, ягъни Рамазанга 2 ай кала, Казанда Коръән укырга өйрәтү дәресләре башланып китте. Әлеге курслар Рамазан-шәриф аена әзерләнү максатыннан Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырылды. Коръән дәресләренә 16 яшьтән өлкәнрәк булган йөздән артык кеше язылды. Укучыларның теләген искә алып, махсус курслар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кичке вакытта аерым үткәрелә. Оештыручылар хатын-кыз укучыларның күп булуын истә тотып, өстәмә үткәрү урыны буларак Апанай мәчете мәдрәсәсендә дә курсларны үткәрү карарына килде.

2-нче февраль көнне беренче дәрес Казанның “Әниләр”, “Иман нуры” мәчетләрендә һәм “Рәшидә” үзәгендә үтте. Мөгаллимнәр җыелган халыкны Коръән курсларының программасы, төп эчтәлеге, үзләштереләчәк материал белән таныштырып үтте.

3-нче февральдән укучылар “Казан нуры” һәм “Гаилә” мәчетләрендә укый башлый.

Шулай ук ял көнендә укырга теләүчеләрне “Зәңгәр” мәчет кабул итәчәк – биредә дәрес бары ирләр өчен генә узачак һәм алар беренче дәрескә 5нче февральдә җыелачаклар.

Махсус оештырылачак курслар 8 мәчеттә атнасына 2 тапкыр ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнүне күздә тота. Дәресләрне Коръән-хафизлар үзәге белгечләре алып бара. Дәресләр үтүче мәчетләрнең адреслары түбәндәгеләр: Казанның “Рәшидә” (Чәчәкле ур., 24), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Зәңгәр” (Сара Садыйкова ур., 8), “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3), “Нурислам” (Муса Бигиев ур., 36), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), “Апанай” (Каюм Насыйри урамы, 27). Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат һәм бүләк итеп Коръән тапшырылачак. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*