Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары китапханә хезмәткәрләре белән берлектә кызыклы һәм үзенчәлекле осталык сәгате оештырдылар. Өлкәннәр һәм балалар түгәрәк өстәл артына утырып, каз канаты каурыйларыннан май канаты ясадылар һәм мамык мендәрләр тутырдылар.
Өстәл тирәли тезелеп утырган ханым һәм туташлар, җырлый-җырлый, алдан әзерләп алып килгән каз каурыйларыннан кечкенә май канатлары ясадылар.
“Каз – татар халкының муллыгы, байлыгы һәм затлылыгы. Бүгенге көндә безнең халыкның тутырылган, каклаган, пешергән казы, каз бәлешләре генә дә ни тора, – дип горурланып сөйләде җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе Римма Яруллина. – Бүген без инде онытылып барган шөгыль – каз каурыеннан май канаты ясауны искә төшердек. Борынгы заманнардан ук, безнең әбиләребез, әниләребез май канатын көндәлек тормышта бик оста кулланган”.
Мамык мендәрләрнең йомшаклыгы, рәхәтлеге турында баулылы Ләйлә Гафиятуллина сөйләде. “Каз мамыгыннан эшләнгән мендәрләр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмады, – ди ул. – Борынгылардан килгән гадәт буенча, кияүгә чыга торган кәләшкә дә бирнә итеп пар мендәр куя торган булганнар. Каз мамыгыннан ясалган мендәрләрдә йоклау рәхәт, алар тәнгә ял, сихәт бирә.”
Чарада балалар бик теләп катнаштылар. Каз каурыеннан май канаты эшләргә өйрәнеп кенә калмыйча, каз турында, каз продукцияләрен, мамыгын, каурыен да ничек кулланырга мөмкин булуын белеп, төшенеп киттеләр.
Кунаклар “Каз канаты” җырын җырлап, татарча шигырьләр сөйләп, табышмаклар, әйтемнәр әйтешеп чарадан күтәренке күңел белән таралышты. Ясаган май канатларын һәркем өенә алып китте.