tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь крае Сулмаш авылында Сабан туе узды
Пермь крае Сулмаш авылында Сабан туе узды

Пермь крае Сулмаш авылында Сабан туе узды

4 июнь Пермь крае, Чернушка шәһәр округы, Сулмаш авылында Сабантуй узды. Пандемия сәбәбе белән ике ел сабантуй уздырылмаган иде.

Ниһаятъ Сабантуй уздыруга шартлар булды. Сабантуй авылның 285 еллыгына багышланган. Авылга терле яктан туганнар кайткан. Биредә татар теле яхшы сакланган. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки бу авылда галим, язучы, журналист Хатыйп Госман туып үскән. Ул бөек тюрколог, «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» исеменә лаеклы шәхес.

Бәйрәмне оештыруга авылның җитәкчесе Роберт Рашитович Тимганов һәм Чернушка районы татар иҗтимагый оешма рәисе Салахова Рәйсә Назмулловна күп көч куйган.

Сулмаш авыл халкын Чернушка шәһәр округы башлыгы В.М. Шестаков, Пермҗ крае законар чыгару җыелышы депутаты А.М.  Казюков тәбрикләделәр. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлауын халыкка Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин җиткерде. Пермь крае милли мәдәни мохтәриятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татар көрәше, халык уеннары, җыр һәм бию халыкка бик охшады.

Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле

Сәлим Назин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*