tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Чистайда күчмә утырыш уздырды
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Чистайда күчмә утырыш уздырды

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Чистайда күчмә утырыш уздырды

Агымдагы елның 2 июнендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче төбәк “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының  Чистай җирлегендә “Тарихи-мәдәни ядкәрләр сагында” исемле күчмә утырышы узды. Әлеге чарада Россиянең 3 төбәгеннән, Татарстанның 30 районыннан 100гә якын хатын-кыз катнашты.

Эшебезне Яуширмә авылында урнашкан милләтебезнең мәшһүр шәхесе Гаяз Исхакый музее белән танышудан башладык. Чистайга килү белән безне “Нур” мәчете каршы алды. Аннары “Ислам үзәге”нә юл тоттык. “Ислам үзәге”ндә җирле мөхтәсибәтнең социаль проектлары, “Ак калфак” татар хатын-кызларының Чистай җирле оешмасы эшчәнлеге белән таныштык. Шулай ук әлеге бинада картиналар галлереясе булдырылган. Җирле татар конгрессы һәм “Ак калфак” бүлекчәсе өчен аерым бүлмәләр җиһазландырылган.

“Камалия” ял итү һәм үстерү үзәгендә “Ак калфак” оешмасының беренче җитәкчесе Роза ханым Туфитуллованың “Язмыш җиле” романы тәкъдим ителде. Бу бинаны романның төп герое булган Гөлсем туташның әтисе – Чистайның танылган шәхесе Мөхәммәтзакир ишан хәзрәт Камалов төзетә.

Программа кысаларында “Татар сукмагы” буенча сәяхәт, “Восток” мәдәният үзәгендә җирле халыкның гореф-гадәтләре, 2нче гимназия, “Әнәс” мәчете эшчәнлеге белән танышу, “Банкрот” спектакленнән өзек карау, “Хәзинә” скверында булу каралган иде. Һәрбер җирлектә тарихи хәтер яңартылды, оешкан төстә әзерлек күренде һәм бик тә кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. Бигрәк тә безне Чистай шәһәренең хакимияте, мөхтәсибәте, җирле конгрессы, “Ак калфак” бүлекчәсенең бергәлектә эшләүләре сөендерде. Матур тәэсирләр, фикерләр белән кайттык. Күчмә утырышка килгән хатын-кызларыбыз киләчәк эшчәнлекләре өчен тәҗрибә тупладылар. Чистайлыларга ихластан рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Кадрия Идрисова 

“Ак калфак” татар хатын-кызлары

иҗтимагый оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*