Кичә Баулы үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең район этабы узды.
Былтыр бәйгедә 110 кеше катнашса, бу юлы жюри әгъзаләре 200гә якын видеоны карады. Төрле номинацияләрдә 3 яшьтән алып 46 яшькә кадәрге якташларыбыз катнашты. Иң яхшы эшләр зона этабына җибәреләчәк.