tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков Башкорт дәүләт университеты мөгаллимнәре белән очрашты
Илгиз Халиков Башкорт дәүләт университеты мөгаллимнәре белән очрашты

Илгиз Халиков Башкорт дәүләт университеты мөгаллимнәре белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалы директоры Игорь Сыров һәм башкорт һәм төрки филологиясе кафедрасы деканы Рәисә Илишева белән очрашты.

Очрашу кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде. Сәфәр программасы нигезендә Илгиз Халиковның Стәрлетамак шәһәренең 5 санлы гимназиясендә шәһәрнең татар теле метод берләшмәсе вәкилләре белән очрашу, Милли китапханә хезмәткәрләре һәм татар интеллигенциясе белән очрашу да каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*