tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Базарлы Матакта ясалган шедевлар дистәдән артык илгә таралган
Базарлы Матакта ясалган шедевлар дистәдән артык илгә таралган

Базарлы Матакта ясалган шедевлар дистәдән артык илгә таралган

Элегрәк кешеләр көнкүрештә агачтан эшләнгән әйберләрне еш кулланганнар, кашыгы да, тәлинкәсе дә, вазасы да, урындыклары да шуннан ясалган булган.

Хәзер инде моның өчен төрле материаллар бар. Бүген исә агач эшләнмәләрен күрсәң, шаклар катып, сөенеп туя алмыйбыз. Базарлы Матактан Ильяс Идиятуллин күп еллар нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә дә, әле бик популяр булган яңа төр һөнәрне дә үзләштергән.

Агач белән ул инде яшь вакытыннан бирле мавыга. Элегрәк күбрәк өстәлләр һәм урындыклар ясауга өстенлек бирсә, өч ел элек “сегментное точение” дигән эшне өйрәнеп, шуның белән ныклап шөгыльләнә башлаган. Нәрсәдән гыйбарәт соң бу? Монда әйберләр агачтан киселгән вак детальләрне ябыштырып эшләнелә. Әлбәттә, алдан аларны шомарталар. Әйтик, Идиятуллинның шәхси күргәзмәсендә кошлар һәм сыннар бар, әмма алар уелып ясалган, ә инде боларында башка технология кулланыла. Бер вазада яисә тәлинкәдә 7-8 төрле агач кулланылырга мөмкин, мәсәлән карама, нарат, имән, зирек, юкә, каен, алмагач һәм башкалар. Ябыштырылганлыгы да бөтенләй күренми. Баксаң, мондый төр эш белән Татарстанда шөгыльләнүче юк диярлек, шуңа күрә дә Ильяс Идиятуллинны бердәнбер шундый оста дип атарга була. Аны еш кына төрле күргәзмәләргә чакыралар икән. Шушы араларда гына ул Әлки районы һәм Казан шәһәре Сабантуйларында катнашкан, мин килгән көнне генә Татарстан Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхрәзиев катнашындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чарада булып кайткан. Андый җирләрдә аның күп кенә агачтан эшләнгән әйберләре сатыла. Шуларның берсен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка да бүләк иткән булган. Мондый төр продукция бик сирәк булгач, халык аны кырылып ала икән.

— Моның белән шөгыльләнергә нәрсә этәрде соң һәм гомумән каян күрдегез әлеге технологияне? – дип, сорадым остадан.

— Өч элек кышын YouTube дигән сервистан видеолар карый башладым һәм тиз арада нечкәлекләрен аңлап, “сегментное точение”не кулланып, агачтан беренче әйберемне ясадым. Шуннан соң инде алга таба ныклап кызыксынып киттем. Әлеге технология мине үзенең катлаулылыгы белән җәлеп итте. Мин азартлы кеше бит, эшли алырмынмы икән, нәрсә килеп чыгар дип, үземне шундый сораулар биреп котыртам.

Тәлинкәләр, вазалар һәм кашыклар белән беррәттән 1 метрга 1 метр мәйданлы шахмат та ясый Ильяс Идиятуллин. Бәясе 20 мең сум тора икән, шуңа шаккатым, елына аларны 3-4 данә алалар икән. Кошларны бербөтен агачтан ясый ул. Әлеге шөгыльгә яшьләрне дә өйрәтә, үзе балалар иҗат йортында хезмәт куя. Монысы инде бик хуп күренеш, чөнки киләчәк буын шушы технологияне үзләштерсә, димәк әле ул озак елларга җитәчәк.

Сабантуйларда һәр елны катнашса да, Идиятуллин Россия шәһәрләре белән берлектә Казанда да узган футбол буенча дөнья чемпионатын аеруча истә калдырган. Аның шушы агачтан эшләнгән әйберләрен чит ил спортчылары да, җанатарлар да, кунакка килүчеләр дә бик күп алган. Ул вакытта көне-төне эшләргә туры килде, чөнки товарны җиткезеп торырга кирәк иде, туристлар бәя буенча сатулашмадылар да дип, исенә төшерде Идиятуллин. Шулай итеп, Базарлы Матакта ясалган шедевлар дистәдән артык илгә таралган дигән сүз бит инде бу.

Сөйләшә-сөйләшә героем үзенең остаханәсенә алып кереп китте. Монда өстәлдә әзерләп куелган сегмент кисәкләрен күрдем. Аларга ул клей сылап чыга да, резинка белән тарттыра. Берсе генә җитмәскә мөмкин, чөнки алар ябышырга тиеш, шуңа күрә дә тагын берничәсен өстәп куя. Бер тәүлеккә шул килеш калдыра да, аннары ике ягын да станокта тигезләп чыга. Шундый йомры кисәкләр берничә данә ясалгач, аларны да бер-берсенә ябыштыра, аннары формага китерә. Әйберне ясаганда күбрәк агач кулланылса, шуның кадәр матуррак була дип, нечкәлекләре белән бүлеште Ильяс Идиятуллин. Станокта тигезлисе генә калган күп кенә әйберләрне күрдем.

— Боларны буйыйсы буламы соң?

— Башта балавыз, киндер мае һәм канифоль кушып, кайнатам, шуның белән буяп чыгам. Әлеге кайнатма судан да саклый, ягъни черергә яисә искерергә бирми, өстәвенә агачның бизәкләрен дә ачып җибәрә.

Агач эшләнәмәләре янында Идиятуллинның хуҗалыгында матур итеп ясалган эскәмияләр һәм атынгыч та күренде. Баксаң, былтыр коронавирус вакытында ярминкәләрне тыйгач, буш ятмас өчен шундый эшкә керешкән. Ишегалдында сатып алынган агачлары да тора, аларга 30 меңләп акчасы киткән. Болары якынча бер елга җитәчәк әле дип, сөенеп алды ул. Аларны киптерергә кертәсе бар икән. Тимер капкасын да былтыр Ильяс абый үзе ясаган. Сатып алган очракта 75 меңгә төшәсе булган, ә болай 27 мең сумга эшләп куйган. Куллары алтын кешенең, йорты да, хуҗалыгы да алтын инде аның. Идиятуллин тирә-юньгә матурлык кына биреп калмыйча, киләчәк буын белән үзенең осталыгы белән бүлешә. Афәрин диясе генә кала аңа.

Рәсим Хаҗиев

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*