tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медаленә лаек
Алар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медаленә лаек

Алар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медаленә лаек

Бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 46 ел дәвамында тугры калган, 4 бала тәрбияләп үстергән Нурхәт һәм Илсөяр Хәбибуллиннарга россиякүләм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырылды.
Сабырлыклары, тирән хөрмәт белән һәм сөю-сәгадәттә яшәүләре күзләренә язылган Нурхәт абый белән Илсөяр апа бар гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаганнар. Аларның шатлыгын уртаклашырга йорт тутырып балалары, оныклары кайтты, күршеләре, дуслары, туганнары, укучылары, авылдашлары, хезмәттәшләре килде. Мәдәният хезмәткәрләре һәм Зур Күккүз мәктәбе коллективы җылы сүзләрен, матур җырларын яңгыратты.

Нурхәт абый 37 ел яшь буынга тәрбия һәм белем өләшкән. 32 ел дәвамында Зур Күккүз мәктәбен җитәкләгән мөхтәрәм шәхес. Илсөяр апа шулай ук бар гомерен математика фәнен укытуга багышлаган. Алар бүген дә укучыларының хөрмәтен тоеп, рәхмәт сүзләрен ишетеп яшиләр.
Нурхәт һәм Илсөяр Хәбибуллиннарны район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева, ЗАГС бүлеге хезмәткәре Әлфия Камалова, Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова тәбрик итеп, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*