«Яхшы гаиләләр янәшәдә» дип аталган проект буенча Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Рауды авылында яшәүче Нәркәсә Риза кызы белән Мәүлит Хәлил улы Шәрәфетдиновларны Алтын туйлары белән котладылар.
Алтын парның мәхәббәт тарихы ерак 1974 елның февраль аенда башлана. 24 яшьлек Мәүлит һәм 21 яшьлек Нәркәсә Яңа Атъял авылында танышалар. Гармунчы егет бу авылга концерт бригадасы белән килгән була. Биредә ул матур кызны күргәч, үлеп гашыйк була. Концерттан соң кызны өенә хәтле озатып та куя. Шул көннән бирле егет гел сөйгәнен уйлап, аны урларга карар итә. Серен абыйсына чишә һәм аны үзенә ярдәм итәргә күндерә. Алар йөк машинасында Яңа Атъял авылына килеп җиткәч, машинаны авыл читендә калдырып, кыз йортына юл алалар. Әмма кәләшне урлап кайтырга язмаган була. Кече сеңелесе яшьләрнең серен әти-әнисенә ачып бирә. Зирәк ата бу мәсьәләне яшьләр файдасына чишеп, егетләр янына үзе чыга да, булачак кияү белән танышыр өчен, өйгә чакыра. Чәйләр эчеп, сөйләшкәннән соң, ата кеше егеткә яучы белән килергә киңәш итә. Шулай итеп 1974 елның 21 февралендә яшьләргә никах укып, зур туй уздыралар.
Традиция буенча, кияү белән кәләш Рауды авылында Мәүлитнең әти-әнисе биргән яңа йортта яши башлыйлар. Гаилә башлыгы Киров исемендәге колхозда тракторчы, ә яшь кәләш фермада сыер савучы булып эшлиләр. Эш сөючән гаилә үзләренең шәхси хуҗалыкларын булдырып, күп итеп сыерлар, кәҗәләр, кошлар асрыйлар. «Алтын кияү» хатынының чибәрлеген генә түгел, ә эш сөючән дә булуын билгели. Нәркәсә апа күп балалы гаиләдә иң зурлары булганга күрә, бөтен эшне белә: сыер да сава, мамык шәлләр бәйли, тәмле бәлешләр дә пешерә һәм ир-атлар белән беррәттән ат җигә, печән чаба, кибән дә куя. Бераздан Шәрәфетдиновлар гаиләсен тулыландырып бер кыз һәм бер егет дөньяга килә. 1980 елда алар Ялутор шәһәренә күчәләр. Башта шәһәрдә яшәү җиңел булмый. Ләкин авырлыклар аларны куркытмый. Гаиләне тәэмин итү өчен икесе дә мәктәптә эшли башлыйлар: хатыны – җыештыручы, гаилә башлыгы сантехник, ягып җылытучы булып. Озак еллар хезмәт итү дәверендә Мәүлит Хәлил улы Ялутор авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында, аннары стропальщик, тракторчы булып эшли. Эшен һәрвакыт яхшы башкарган тырыш хезмәткәрне җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә хөрмәт итә. Нәркәсә Риза кызы сатучы, ит комбинатының зарарлы цехында да эшли, берничә тапкыр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Торак шартларын яхшыртыр өчен Шәрәфетдиновлар гаиләсе җир алып, йорт төзиләр, балалары да үсеп-җитәләр. Кызлары Динара тегү эше буенча белгечлек ала, уллары Флер токарь-фрезерлаучы, машина йөртүче һөнәрләрен үзләштерә. Ялутор шәһәрендә 24 ел яшәп, пенсиягә чыккач, ир белән хатын Кулик авылында йорт сатып алалар. Оста куллы гаилә башлыгы йортны үзгәртеп корып, төзекләндереп, уңайлыклар булдыра. Ә уңган хуҗабикә йорт эчен аллы-гөлле бүлмә гөлләре һәм искитмәле матур кул эшләре белән бизәп куя. Шәрәфетдиновлар ярдәмче хуҗалык тоталар һәм бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Еллар үтә тора. Хәзер алар 7 онык, 2 нәбәрәләренең яраткан әбисе белән бабасы. Алар урманга йөреп, җиләк-җимеш һәм гөмбә җыялар, алардан төрле кабымлыклар, кайнатмалар әзерлиләр, кайберсен тозлыйлар, киптерәләр. Алар белән бала-оныкларын, туганнарын, дусларын сыйлыйлар. Нәркәсә апа бакчада яшелчәләр, чәчәкләр үстерә. Ә Мәүлит абый беркайчан да тик тормый, даими рәвештә нәрсәдер эшли: өй түбәсен япты, матур бизәкле капкалы яңа койма төзеде, мичне яңартты. Шулай ук Алтын юбилярлар бик актив иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнәләр. Нәркәсә апа төрле конкурсларда катнаша. Мәсәлән, «Минем гаиләмнең кулинар шедеврлары», «Милли пешерү парады», «Тәрәзә төбендәге матурлык», «Игелек һәм аңлауга юл ачык» (декоратив-кулланма иҗат), «Җиңү сугышы. Хәтер» кебек район бәйге-фестивальләрендә катнашып, мактаулы урыннар яулаган. Аннары ул бик матур җырлый да.
Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Шәрәфетдиновларны Алтын туйлары белән котлап сәламәтлек, гаилә иминлеге, теләкләр теләделәр, кызыклы уеннар оештырып, матур җырлар башкардылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА
Чыганак: yanarish72.ru