tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергач-Казан-Кукмара
Сергач-Казан-Кукмара

Сергач-Казан-Кукмара

4-6 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы мәркәзебез Казанда уникенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырды. Россиянең 44 регионыннан, Татар­стан районнарыннан һәм берничә чит илдән килгән 800дән артык кече бизнес вәкилен һәм фермерлар­ны мәртәбәле “Корстон”, “Амакс”, “Мираж” һәм “Релита” кунакханәләрендә урнаш­тырдылар. Түбән Новгород өлкәсе делегациясе 30дан артык кешедән торды.

Дүрткә бүлделәр

Җыенның беренче көне дүрт дискуссион мәйданчыкта фикер алышу форматында узды. Алар түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелде: «Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре»; «Авыллар­ны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле»; «Игенчелек, үсемлекчелек тармагындагы инновацияләр һәм белгечләр әзерләү»; «Терлекчелек. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләре».

Мәйданчыклар республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты һәм дәүләт ветеринария медицинасы акаде­миясе базасында эшләде.

Һәрбер секция утырышында катнашучыларны БТКның Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән конгрессның Баш­карма комитеты җитәкчесе Да­нис Шакиров сәламләде. Үз чыгышында ул Россиядә 4200 татар авылы булуын, һәрбересе үзенең яшәү рәвеше белән ае­рылып торуын ассызыклады.

– Һөнәрчелек, авылны яшәтү механизмы төрле булса да, аның уңышы нигезендә милли тор­мыш һәм дин тора. Секцияләр чыгышлар тыңлауга гына әве- релмәсен, гамьле әңгәмә, фи­кер алышу булсын, үстерү ме- ханизмнарының мисаллары белән үзара бүлешик, – диде Да­нис Фәнисович.

“Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре” мәйданчыгы республиканың авыл хуҗалыгы министры урын­басары Ленар Гарипов, Бө- тенроссия татар авыллары ассо­циациясе рәисе Фәнир Галимов, БТКның татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Ка­дрия Идрисова җитәкчелегендә узды.

Дискуссион мәйданчыкта, һәр елдагыча, яңа төр уникаль продукцияләр җитештерүләр тәкъдим ителде. Мәсәлән, Әстерханнан милләттәшләребез кар­быз һәм кавым үстереп, кайнат­ма һәм бал җитештерүне җайга салган. Шулай ук бу регионнан килгән башка бер төркем яшь эшмәкәрләр камышны ягулыкка куллану ысулын тапкан һәм бу юнәлештә уңышлы гына бизнес алып бара.

Үсемлекчелек, терлекчелек, хәләл ризык җитештерү буенча үрнәк алырлык уңай тәҗрибәләр белән танышу мөмкин иде әлеге мәйданчык кысаларында.

Татар эшмәкәрләрен берләштерүче мәгълүмати-техник үзәкне гамәлгә кую кирәклеге дә билгеләнеп үтелде. “Бөтенроссия эшмәкәрләр җыены елга бер тапкыр гына уза, ә менә заман­ча платформа кысаларында аралашу, даими элемтәдә тору тагын да файдалырак булыр иде”, – дигән фикергә килде де­легатлар.

Регионнарда хәлле милләттәшләребездән тупланган бизнес-клублар булдыру буенча да тәкъдимнәр яңгырады. Мәсәлән, Ульян өлкәсендә шундый иҗтимагый оешма 20 ел инде уңышлы эшли икән.

Пленар утырыш

Икенче көннең күп өлеше “Кор­стон” сәүдә үзәгендә узды. Иң башта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың хакимият вәкилләре белән бергә Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкә белән танышты. Аның кысаларында берничә юнәлеш тәкъдим ител­де: милли кием, аш-су, сувенир­лар, сәламәт яшәү рәвеше, авыл хуҗалыгының техник профиле, татар брендлары һ.б.

Күргәзмә белән танышканнан соң, түрәләр президиумда урын алды һәм җыенның пленар уты­рышын башлап җибәрде.

Кунакларны БТКның Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

“Рөстәм Нургали улы хәер-фатихасы белән башланып киткән Бөтенроссия татар авыл­лары эшмәкәрләре җыенының уникенчесен уздырабыз. Бы­елгысында 44 төбәктән, 5 чит илдән барлыгы 800 татар эшмәкәре катнаша. Иң өлкән де­легатыбыз – Пенза өлкәсеннән 79 яшьлек Равил Әбрәшитов, иң яше – Омск өлкәсе вәкиле, 18 яшьлек Камила Есакова”, – диде Васил Габтелгаязович һәм федераль округларда ел саен уз- дырыла торган очрашулар ту­рында сөйләде һәм барлык татар милли-мәдәни җәмгыятьләрен Президент сайлауларында актив катнашырга чакырды.

“Безнең нигезебез – авыл­да, аларның эчтәлеге – эшмәкәрләрдә. Татарлыкка еш кына читтә торган татарлардан өйрәнергә кирәк. Без хәзер чаралар, очрашулар үткәрәбез. Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы сезгә таянып эшли. Һәрберегезгә зур рәхмәт! – дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич.

Шулай ук утырышта төрле төбәкләрдән килгән делегатлар уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашты. Махсус хәрби опе­рация темасы да күтәрелде. Бөтен ил буенча таралган милләттәшләребез фронтның алгы сызыгында булган ир- егетләргә һәрдаим гуманитар ярдәм белән булышып тора, җиңүне якынайта.

Пленар утырышның ахырын­да милләтебезнең үсешенә зур өлеш кертүчеләргә олы бүләкләр тапшырылды.

Шулар арасында безнең төбәктән дә күренекле шәхесләр бар иде. Рөстәм Нургалие­вич Сафаҗайның эре ферме­ры Хасыл Камалетдиновны ТАССРның 100 еллык медале, ә Васил Габтелгаязович билбаулы көрәш буенча өлкә федерация­се президенты, Сергач татарла­ры лидеры Ирфан Шаиповны БТКның мактаулы медале белән бүләкләде. Шулай ук БТКның Рәхмәт хатына Рбишчадан КФХ җитәкчесе Ринат Камалетдинов лаек булды.

Иҗади кичә

Җыенның икенче көне ахырын­да бизнес вәкилләре В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү ком­плексында Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе Шамил Нуримановның якын дусты Фәнир Галимовның юбилеена багыш­ланган иҗат кичәсен карады.

Фәнир Гильмутдинович Бөтенроссия татар авыллары ассо­циациясе рәисе вазифасындагы эшчәнлегеннән гайре, башка казанышлары белән дә танулы. Ул җырчы, композитор, шагыйрь дә, Россиянең мактаулы энер­гетигы исемен йөртә, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе, Татарстанның атказанган артисты, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

“Фәнир Галимов – үзе бер дөнья. Ул киң кырлы, шул ук вакытта тыйнак шәхес. Нин­ди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, үзе булып кала белде. Чын милләтпәрвәр шәхес, без аның белән горурланабыз”, – диде аның хакта Данис Шакиров һәм бүләккә татар бүреген кидерде.

Концерт нәкъ менә Фәнир әфәнденең көенә, сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды да.

Әй, Кукмара, Кукмара…

Җыенның өченче көнендә деле­гатлар Кукмара районына барды һәм биредәге авылларның ком­плекслы үсеше белән танышты. Кукмара – республиканың ал­дынгы районнарының берсе. Сөт җитештерү буенча рекордлы күрсәткечкә (көненә 300 тонна) ирешеп, бу җирлек 2020 елда беренчеләрдән булып “Татар­стан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” махсус орде­ны белән бүләкләнгән. Шулай ук район ел саен Бөтенроссия авыл сабантуйларының төп оештыручыларының берсе булып тора һәм милли бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрергә булыша.

Автобусларны районның чигендә җирле хакимият вәкиле һәм гармунчылар төркеме көтә иде. Безнекен спорт һәм яшьләр эше идарәсе җитәкчесе Илсур Кашапов каршы алды һәм бу җирлек турында сөйләде.

Районда якынча 52 мең кеше яши, шуларның 17 меңе – шәһәрнең үзендә. Биредә белем бирү тармагы көчле. Оптимиза­ция чорына карамастан, җирле түрәләр күбесе уку йортларын саклап кала алган. Мәсәлән, мәктәпләр һәм балалар бакча­лары саны 30дан артык.

Шуны да әйтергә кирәк, җирле мәгариф системасында Кочко-Пожарда туып-үскән, педагоглар династиясеннән булган Әнвәр Садеков та тирән эз калдырган. Ул 1950 елларда юллама буенча бирегә белгеч буларак билгеләнә һәм шунда төпләнеп тә кала. Зур Сәрдек авылы мәктәбендә укытучы, директор булып хезмәт итә, аннары күп еллар мәгариф бүлеген җитәкли. Хезмәт Кы­зыл Байрагы, Хөрмәт Билгесе орденнары белән бүләкләнгән, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган укытучысы.

Кукмара районы төрле дәрәҗәдәге барлык төзекләндерү программаларында актив катна­ша. Шуңа һәр ел авылларда яңа объектлар төзелә, булганнары яңартыла. Бу инде район башлыгы Сергей Димитриевның нәтиҗәле хезмәте. Җирле бер җитәкче әйтүенчә, ул кул кушырып утыр­мый, үзе дә җиң сызганып эшли, башкаларны да моңа күңдерә.

Бизнес җәмгыяте дә бу җирлектә үзен комфортлы хис итә.

Колхозлар нигезендә төзелгән, илебездә танылган “Вахит” һәм “Урал” аграр хуҗалыклары – бу җирлектән.

Кукмара районына барлыгы алты маршрут билгеләнгән иде. Шуларның берсе – Манзарас җирлегенә. Беренче тукталыш – 550 укучыга исәпләнгән, Совет­лар Союзы герое Сабир Әхтәмов исемен йөрткән, 2007 елда ачылган мәктәп. Кунакларны иртәнге аш белән сыйлагач, укы­тучылар уку-укыту эшчәнлеге, түгәрәкләр эше белән таныш­тырды, ә укучылар үзләренең уңышлары турында сөйләде, кул эшләнмәләреннән ясалган күргәзмә тәкъдим итте.

Аннары делегатларны Кукма­ра металл савыт-саба заводына илттеләр. 2015 елда кыр урта­сында барлыкка килгән ООО “Расплав” предприятиесе буен­ча экскурсияне аның директо­ры Азат Заһидуллин оештырды. “Кукмара” бренды Россиянең күп төбәкләрендә сатыла.

Капиталь ремонт ясалган мәдәният йортында эшмәкәрләрне җирле үзешчәннәр җыр-моң белән каршы алды, ә дүрт торак пунктны һәм 2 мең кешене үз эченә алган Манза­рас администрациясе башлыгы җирлекнең тормышы турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, зур шәһәрләрдән авылга кайтып төпләнү биредә еш күзәтелә торган күренеш, чөнки төрле продук­ция җитештерә торган җирле зур предприятиеләр күп эш урынна­ры булдыра, ә хакимият ярдәме белән яшьләргә торак төзелә.

Алты маршрут буенча йөргән делегатлар көн ахырында Кук­мара үзәк мәдәният йортына пленар утырышка җыелды, фойеда җирле җитештерүчеләрнең төрле продукцияләре белән та­нышты.

Эшмәкәрләрне Васил Шәйхразыев исеменнән Данис Шаки­ров сәламләде, ерак юлны якын итеп килгән кунакларны җылы ка­бул иткәне өчен район башлыгы Сергей Димитриевка рәхмәтен белдерде һәм барысын да Пре­зидент сайлауларында актив катнашырга чакырды.

Сергей Димитриевич, үз чи­ратында, райондагы социаль- икътисади хәл белән таныштыр­ды. Шулай ук БТКның Кукмара районы җирле бүлеге җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов, “Восток” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Леонтьев, “Домострой” җәмгыяте директоры Азат Нәбиев һ. б. чы­гыш ясады.

Бу пленар утырыш һәм XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены җирле сәнгать әһелләренең эчтәлекле кон­церты һәм ахырда “И туган тел, и матур тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*