ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Миңгәр авылында Алмаз Хәмзиннең «Уйланулар: Нигә?.. Ник?..» исемле китабы тәкъдим ителде
Миңгәр авылында Алмаз Хәмзиннең «Уйланулар: Нигә?.. Ник?..» исемле китабы тәкъдим ителде

Миңгәр авылында Алмаз Хәмзиннең «Уйланулар: Нигә?.. Ник?..» исемле китабы тәкъдим ителде

24 май. Миңгәр авылында татарның танылган шәхесе Алмаз Хәмзиннең «Уйланулар: Нигә?.. Ник?..» исемле китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәгә чакыру алгач, без, бер төркем түбәнкамалылар юлга кузгалдык.

Без дигәннәре, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ганиев, шул ук оешманың башкаручы директоры, Г. Тукай Дәүләт премиясе лауреаты Фирдәвес Ханов, Татарстанның Халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Гайнемөхәммәтов, Түбән Каманың танылган Лотфуллиннар гаиләсе һәм төбәкче Айдар Хәмзин. Мәдәният идарәсе тарафыннан бирелгән автобуста яңа юлдан Миңгәргә җилдерәбез.

«Ни өчен Казан шәһәрендә иҗат итүче Ташлык егете Алмаз Хәмзиннең китабы Миңгәр авылында тәкъдир ителә икән?» дигән сорау туарга мөмкин. Сәбәбе гади. Узган ел Алмаз абыйның Җәүдәт Миннәхмәтов турындагы «Ут егет» исемле саллы китабы дөнья күргән иде. Казан шәһәрендә китапны зурлап тәкъдир иттеләр. Рәхмәт хисләрен белдерергә теләп Җәүдәт ага Алмаз Хәмзиннең яңа китабын бастыруны үз өстенә ала. Менә шулай итеп повестьлар, хикәяләр, мәкаләләр тупланган 448 битле затлы 500 данәле китап нәшер ителә.

Китапта авторның вәзгыятькә, тормышка карашы чагылыш таба. Алар төрле жанрларда тасвирлана. Алмаз абыйның уй-фикерләре аша «эшкәртелеп», аңа гына хас үткен каләм аша укучыларга тәкъдим ителә.

Кичә кунагы Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллин: «Алмазга Ходай сәләтне өеп биргән, моң дисеңме, юмор дисеңме, үткен сүз дисеңме,  энергияне, егәрне, көн дими, төн дими чаба, гел юлда, Казанда Алмаз тоту авыр… Дустым, синең белән горурланам, рәхмәт сиңа», – диде.

Чарада «Казан утлары» журналының баш редакторы Алмаз Гыймадиев, бертөркем рәссамнәр, Татарстан композиторлар берлеге җитәкчесе Ильяс Камал җитәкчелегендәге музыкантлар төркеме, Миңгәр Мед Спа комплексында ял итүчеләр катнашты. Художникларның Миңгәргә багышланган картиналар күргәзмәсен карап хозурланып йөрдек.

Кичә Алмаз Хәмзиннең җырлары белән үрелеп барды: 12 ел элек язылган Миңгәр авылы җыры яңгырады. Шулай ук, яңа гына иҗат ителгән Миңгәр турындагы шаян җыр премьерасы да булды. Түбәнкамалылар да сынатмады: авторга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар, музыкаль сәламнәрен башкардылар.

Айдар Хамзин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*