tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Театраль Идел буе» төбәк фестивале җиңүчеләрен атадылар
Казанда «Театраль Идел буе» төбәк фестивале җиңүчеләрен атадылар

Казанда «Театраль Идел буе» төбәк фестивале җиңүчеләрен атадылар

Казанда «Театраль Идел буе» төбәк фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар Татарстанны округның балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең V сезонында тәкъдим итәчәк.

Тантана Камал театрының «Шәрыкъ клубы» интерактив комплексында узган.

«Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә республиканы «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» балалар татар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле тәкъдим итәчәк. «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә – Татарстанда олылар өчен «Э-моция» беренче инклюзив студиясенең «НормальНо» инклюзив спектакле куелачак. Бу этапның җиңүчеләре 27 мартта – Бөтендөнья театр көнендә билгеле булачак.

Мәдәният министрлыгы белешмәсе буенча, бәйгенең төбәк этабына 371 гариза килеп ирешкән, Татарстан бу күрсәткеч буенча лидер булган. Тулаем Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 1 меңнән артык гариза алынган. Җиңүчеләр ике номинациядә сайланган: «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» һәм «Яшьләр театр коллективлары һәм студияләре».

Элегрәк «Татар-информ» «Театраль Идел буе» кысаларында округ фестиваленең иң яхшы афишасы яки плакатына конкурс оештырылганын хәбәр иткән иде. Татарстан сәнгать мәктәпләреннән, иҗади түгәрәкләрдән 190 эш тапшырылган. Конкурста катнашучылар – Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка муниципалитет вәкилләре. Җиңүчеләр 27 мартта билгеле булачак.

Фестивальне оештыручылар – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*