ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сарапулда балалар Сабантуе узды
Сарапулда балалар Сабантуе узды

Сарапулда балалар Сабантуе узды

Сарапул шәһәрендә яшь буынны, милли традицияләрне һәм спорт рухын берләштергән зур бәйрәм – балалар Сабан туе узган. Бәйрәмнең эчтәлеге Халыклар дуслыгы елына багышланган. Бу хакта Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Чарага кунак булып килгән балалар үзләренең осталыгын һәм талантын күрсәтә алган. Концерт программасы кысаларында кызлар һәм малайлар башкаруында матур музыкаль номерлар тәкъдим ителгән. Чыгышларның зур өлеше татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган. Шулай ук сәхнәдән Сарапул татарларының олпат шәхесе, хөрмәтле язучы Нәҗип Камаловның шигырьләре дә яңгыраган.

Сабан туеның иң күңелле һәм җанлы өлеше – традицион халык уеннары. Балалар төрле ярышларда көч сынашкан. Кызлар һәм малайлар капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату һәм аркан тартышу кебек уеннарда җитезлек күрсәткән. Нәни батырлар көрәш келәмендә бил алышкан.

Бәйрәм дуслык, бердәмлек һәм милли бердәмлек рухында үткән. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Балалар Сабан туе милләтара дуслыкны ныгыту, яшь буында үз тарихыбызга, телебезгә һәм гореф-гадәтләребезгә карата хөрмәт тәрбияләү максаты белән үткәрелә, диелә хәбәрдә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*