Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә Сабан туена әзерләнәләр
Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә Сабан туена әзерләнәләр

Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә Сабан туена әзерләнәләр

31 майда 16:00 сәгатьтә Үзбәкстанның тарихи үзәге булган Бохара шәһәрендә зур тантана — Сабантуй бәйрәме узачак. Чара чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү һәм татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өчен әһәмиятле мәйданчык булачак. Бу хакта Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итте.

Бәйрәм программасында милли уеннар һәм ярышлар: Сабантуйның аерылгысыз өлеше булган кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату булачак. Бәйрәмнең кульминациясе — милли көрәш ярышлары булыр дип көтелә.

Мәдәни программа кысаларында сәхнәдә татар халык җырлары яңгыраячак, бию коллективлары чыгыш ясаячак. Кунакларга милли ризыклар – чәк-чәк, өчпочмак һәм башка татар тәм-томнары тәкъдим ителәчәк.

Мондый чаралар туган җирдән ерак булса да, үз тамырларын онытмаган, татар телен һәм мәдәниятен кадерләгән кешеләр өчен очрашу, аралашу һәм танышу мөмкинлеге булвп тора. Бохарадагы бәйрәм Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы мәдәни элемтәләрне тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*