Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Зәңгәр шәл” XI Халыкара “Добровидение” фестиваленең лауреаты булды
“Зәңгәр шәл” XI Халыкара “Добровидение”  фестиваленең лауреаты булды

“Зәңгәр шәл” XI Халыкара “Добровидение” фестиваленең лауреаты булды

Кичә Дәүләт Кремль Сараенда XI Халыкара “Добровидение” халык җырлары фестиваленең Гала-концерты узды. Илнең төп сәхнәсендә төрле илләрдән иң яхшы халык җырларын башкаручылар, әйдәп баручы фольклор төркемнәре һәм данлыклы солистлар җыелды.

Гала-концертта Камал театрына “Зәңгәр шәл” спектакле өчен “Ел премиясе” бирелде. Бүләк тантаналы рәвештә актерлар – Ришат Әхмәдуллин һәм Рәйхан Габдуллинага тапшырылды.

“Зәңгәр шәл” Камал театры сәхнәсендә 100 ел бара торган спектакль. Ул Кәрим Тинчурин режиссерлыгында 1926 елның 20 декабрендә сәхнәгә чыгарыла. Әсәрнең татар театрында якынлыча 6-7 куелышы булган, режиссерлар арасында Ш.Сарымсаков, М.Сәлимҗанов һәм Ф. Бикчәнтәев бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*