Кадерле укучылар һәм студентлар!
Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән 1 сентябрь – Белем бәйрәме белән котлыйм. Беренче сентябрь ул – һәрберебезнең көтеп алган олы тормышка аяк басу көне дә. Тормышыгыз гел уңыштан, бәрәкәттән, бәхеттән торсын. Белем эстәүчеләргә тырышып укырга, туган телебезнең серле йомгагын тулысынча ачарга, ә остазларга белем иленең кызыклы, мавыктыргыч, кирәкле дөнья икәнен шәкертләренә ирештерергә язсын. Алган белемнәрегез белән киләчәктә туган җиребезгә хезмәт итәргә насыйп булсын.
Кадерле дуслар! Саулык- сәламәтлек, уңышлар, хәерле юл сезгә!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров