tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белем бәйрәме белән
Белем бәйрәме белән

Белем бәйрәме белән

Кадерле укучылар һәм студентлар!

Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән 1 сентябрь – Белем  бәйрәме белән котлыйм.  Беренче  сентябрь ул – һәрберебезнең көтеп алган олы тормышка  аяк басу көне дә. Тормышыгыз гел уңыштан, бәрәкәттән, бәхеттән торсын. Белем эстәүчеләргә тырышып укырга, туган телебезнең  серле йомгагын тулысынча ачарга,  ә остазларга белем иленең кызыклы, мавыктыргыч, кирәкле дөнья икәнен шәкертләренә ирештерергә язсын. Алган белемнәрегез белән  киләчәктә туган җиребезгә хезмәт итәргә насыйп булсын.

Кадерле дуслар! Саулык- сәламәтлек, уңышлар,  хәерле юл сезгә!

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*