tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бер-беребезгә ышаныч белән…”
“Бер-беребезгә ышаныч белән…”

“Бер-беребезгә ышаныч белән…”

Төмән шәһәренең “Евразия” отеле конференц-залында өлкә координацион советы председателе Ринат Насыйров татар оешмалары җитәкчеләрен һәм вәкилләрен җыйды.

Советка кергән оешмалар җитәкчеләре эшләре, планнары, проблемалары турында сөйләделәр. Зәхмәтле вируска карамастан, яңача тормыш итәргә тырышулары аңлашылды. Кемдер тиз генә җайлашып, эшләү тәртибен алыштырган, кемгәдер авыррак бирелә әле бу каршылыклар. Аралашу барышында бер юнәлештәге, яисә бер-берсенә ярдәм юнәлешендә дә башкарып буласы эшләр ачыкланды. Һәркем үз арбасында гына тарткан йөкне, әлбәттә, бер сүзгә килеп, килешеп алып барасы җиңелрәк инде.

Январь аенда юбилей, туган көннәрен билгеләп үткән Зәйтүнә Тычинских һәм Зилә Юсуповага тәбрикләүләр яңгырады.

Чыгышлар эчтәлекле, төрле иде. Кемдер зарланды, кемдер уңышлы планнары белән шатлыгын уртаклашты. Кайбер оешмаларның эше турында соңыннан язарга планлаштырам. Шуңа да хәзер кабатлап язып тормыйм.

Хәләл ашлар белән мәҗлесләр үткәрүче Азат Булатов кайчандыр буш урында башлап җибәргән эшенең хәзер шактый алга китүен, тәҗрибә тупланганын, тотрыклы коллективы булуын, бу юнәлешнең халыкта яратып кабул ителүен, тик мәҗлесләре үткәрү өчен урыннарны кемнәрдәндер сорап йөрергә мәҗбүр булуларын әйтеп китте. Башка милләтләрнең милли ашларын халыкка җиткерү үсеш алган вакытта татар аш-суын табу мөмкин түгел дәрәҗәсендә. Бу юнәлешкә дә игътибар кирәк.

“Төмән өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү” ассоциациясе председателе, “Медовый край” оешмасы җитәкчесе Рият Фәйзуллин өлкәдә табигать байлыкларын җыеп эшкәртүче эшмәкәрләрне аерым билгеләп китте. Үз юлын тапкан “Ягоды+”, “Дикорос ЭКО” урман байлыкларын халыктан җыеп аларга керем табарга булыша. Риятның бал җитештерүе, үткән ел файдалы үлән чәйләре дә сата башлавы турында ишетеп беләбез.

Галимә, Тубыл шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә татар туган якны өйрәнүчеләр союзы җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских өлкәдә этно, агротуризм юнәлешләренең активлашуын мактады. Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә халкыбыз музейларын булдыру эшенең кыю адымнар белән алга баруын хәбәр итте.

Аннары музейлар, татар мәдәният үзәкләре киләчәгенә игътибарлырак булу, аларга ярдәм итү, хәйрия фондына күбрәк өлеш чыгару, китаплар чыгаруны дәвам итү, өлкә депутатлары арасында үз кешеләребезне булдыру, саз аръягында яшәүчеләргә булышу кебек тәкъдимнәр яңгырады. Искер хуҗабикәсе – “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова координацион совет әгъзаларын Искергә кунакка чакырды. Төмән татар мәдәният үзәгендә чәй дә эчеп булмавын, саз артында яшәүчеләрнең гомергә үзләрен тукландырган, яшәргә матди ярдәм иткән балыкны ашый да алмауларын, күченеп китүләрен, икенчеләренең ата-бабалары тукланып яшәгән күлгә рөхсәт белән генә төшә алуларын, Ямбайдагы Булат Сөләймановның кабере караучысыз булуын, Хуҗайландагы Якуб Зәнкиев музееның ягылмый торган бинада берничә елдан яраксыз хәлгә киләчәген, Искер янындагы Иртеш елгасы ярының ишелүен һәм тагын әллә никадәр кул җитмәгән проблемалар турында ачынып сөйләде. Тубыл шәһәренең 17 мәктәбендә тырышып-тырмашып рөхсәт алып 30 балага татар теле укытылуына горурлануын белдерде. “Тубылда бакча булдырырга тырышабыз. Сүзге, Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәйкәлләре турында да уйланабыз, бирешмибез. Безнең артта – ата-бабаларыбыз, алдыбызда – киләчәк буын”, – диде ул.

Өлкә себер татар шагыйрь һәм язучылары союзы рәисе Клара Кучковская 4 февральгә Төмән татар мәдәният үзәгенә себер татар телендә спектакль карарга, 6 февральдә Гөлнара Калиеваның яңа чыккан китабының презентациясенә чакырды. Союз, себер татар милли-мәдәни автономиясе идарә әгъзасы Максим Сагидуллин Ермак исеме белән бәйле төрле күтәрелешләргә (таш, исем кую) каршы чыгып килүләрен, себер татар телендә әлифба чыгуын, социаль челтәрләрдә уңышлы эш алып баруларын сөйләде. Бу елга планнары арасында себер татар телен өйрәнү курсларын оештырырга теләүләрен, тагын да китаплар чыгарачакларын хәбәр итте.

Яшьләр дә милләтне саклауда зур эшләр башкаралар. Алар турында соңрак язарбыз.

Өлкә татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге әгъзасы Вил Маликов патриотик хәрәкәт, хәйрия эшләрендә катнашуларын, өлкә данын Казанда яшьләр форумында яклап, КВН ярышларында мәртәбәле урын алулары, интернетта актив булулары белән таныштырды. Авыллардан килгән яшьләрне спорт, мәдәнияттә берләштерергә тырышуларын бәян итте.

Төмән шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Фәрит Хәкимов белән аның соңгы көннәрдәге җитәкчесе Илгиз Шәрипов оешманың яңа сулышта эш башлау чорында дип сүз алдылар. Хәзер Муса Җәлил белән бергә өлкәбездәге аның көрәштәше Сәлим Аникин, Габдулла Тукай һәйкәлләрен, Кырынкүл мәктәбе каршында патриотик тәрбия юнәлешендәге күргәзмә, әдәби телдә язучыларның китапларын булдыру теләге белән яналар.

Халыкара ислам бизнес үзәгенең өлкәбездәге вәкиле Вилдан Абдулов үткән елда Кырынкүл мәчете территориясендә Рамазан аенда зур чатыр төзүләре һәм анда ифтар мәҗлесләре оештыруларын әйтте. Шул чатырны мисал итеп кенә китергәндә, анда 3 млн сум акча кирәк булуын, һәм ул сумманың бернинди проблемасыз җыелуын аңлатып китте. “Зарлануларны тыңлаганнан соң, шуны әйтер идем, – диде ул. – Бездә меценатлар да җитәрлек, булышырга теләүчеләр дә күп. Кем ничек оештыра – монда төп сәбәп шул шикелле. Мин моны үз практикамнан чыгып әйтә алам”.

Ринат Хәмзә улы иҗтимагый оешмалар өчен куанычлы хәбәр дә җиткерде: грант ярдәме дип уйланылган 1 млн сум урынына 2022 елда яхшы, файдалы дип табылган проектларны тормышка ашырырга 2 млн сум биреләчәген хәбәр итте. Тагын да өлкә эшмәкәрләр ассоциациясе үз эшләрен башлаучыларга 10 млн сум күләмендә кире кайтарыла торган булышлык күрсәтергә әзер. “Бер-беребезгә авырлык китермичән, әкертен генә бер-беребезгә таянып эшли башладык дияргә була”, – дип утырышны төгәлләде совет җитәкчесе. Бу елда шактый эшләр көткәнлеген, Бөтендөнья татар конгрессы планнарының гына 400дән артыгы өлкәбез авыл-районнарына кагылганлыгын билгеләп үтте. Әле өлкәбез белән турыдан-туры бәйлеләре дә берничә дистә. Шуңа да яңа мөмкинлекләр, яңа технологияләрне өйрәнеп яңача, профессионал рәвештә эшләргә кирәклеген искәртте. Ләкин бер-беребезгә ышаныч булырга тиешлегенә басым ясады.

Гөлнур Вәлиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*