tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның иҗат кичәсе узачак
Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның иҗат кичәсе узачак

Тинчурин театрында шагыйрь Рифат Җамалның иҗат кичәсе узачак

14 февраль, 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре” әдәби-музыкаль кичәсе уздырыла.

Җырлы-моңлы, шигъри иҗат кичәсендә халкыбызның яраткан шагыйрьләре, җырчылары, артистлары, юмористлары Алмаз Хәмзин, Мирсәит Сөнгатуллин, Рамил Миндияр, Бәширә Насыйрова, Айдар Габдинов, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фәрит Мирзануров, Илдус Әхмәтҗанов, Тинчурин театры артистлары һәм Арча ягы сәхнә йолдызлары чыгыш ясаячак.

Язучылар Берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал танылган шагыйрь генә түгел, күренекле галим дә. Ул – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Республиканың фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Шәйхи Маннур һәм Һади Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе.

https://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2054034.htm

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*