tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче Татарстан-Үзбәкстан фильмы төшерелә башлый!
Беренче Татарстан-Үзбәкстан фильмы төшерелә башлый!

Беренче Татарстан-Үзбәкстан фильмы төшерелә башлый!

19 июльдә Татарстанның Мамадыш районы Шәдче авылында тулы метражлы «Сөмбел» нәфис фильмы төшерелә башлый. Исегезгә төшерик, булачак кинотасма – Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проекты. Фильм танылган татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшереләчәк. Ул – кино өлкәсендә Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы беренче уртак проект.

Картина режиссеры – Рәшид Маликов. Аның «Стойкость» фильмы 2018 елгы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурстан тыш программасында күрсәтелде. Татарстан ягыннан режиссер – «Мулла» фильмын төшергән Рамил Фазлыев. Сценарий авторы – актер, режиссер, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев.

Фильм күренешләре шулай ук Үзбәкстанда да төшереләчәк. Баш героиняны үзбәк театры артисткасы Динара Асанова уйный. Төп ирләр рольләрен татар артистлары уйный. Фильмда барлыгы 27 герой катнаша.

Татарстанда фильмны «Татаркино» төшерә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*