tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мәдрәсәсендә кызлар өчен Коръән ятлау курслары тәмамланды
Буа мәдрәсәсендә кызлар өчен Коръән ятлау курслары тәмамланды

Буа мәдрәсәсендә кызлар өчен Коръән ятлау курслары тәмамланды

14 июль көнне Буа мәдрәсәсендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган балалар өчен Коръән ятлау чарасын тәмамлау тантанасы булып узды. Тантананы  мәдрәсә завучы Радия Хасанова ачып җибәрде. Чарада Буа районы имам-мөхтәсибе Буа мәдрәсәсе директоры Илмир хәзрәт, Буа мәдрәсәсенең мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов, мәдрәсә мөгаллиме Абдуррауф хәзрәт Хисмәтуллин, мәдрәсә мөгаллимәләре, ерак араларны якын итеп килгән балалрның ата-аналары катнашты.

Мәдрәсәдә 60 ка якын кыз бала 15 көнлек дини курсларда укып, белемнәрен арттырдылар. Алар Буа, Казан, Әлмәт, Мәскәү, Баулы, Биектау һәм башка төбәкләрдән дә килгәннәр иде. Шәкертләр 15 көн дәвамында Коръәни-Кәримне укырга өйрәнделәр, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Буш вакытларында үзәк мәйданчыкка барып футбол, волейбол уйнадылар. Шәкертләр атнага бер тапкыр боз сараенда тимераякта шудылар, бассейнга да бардылар. Һәр көнне балаларны дүрт мәртәбә кайнар ризык белән тәэмин итеп тордылар. Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт үзенең исеменнән аеруча Радия, Факия, Зөлфия ханымнарга, курсларда хезмәт итүче туташларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*