20 сентябрь көнне Татарстан журналистлары Мари Иленең Бәрәңге районы татарларының тормышы, һөнәрчеләре, мәктәпләре һәм мәчетләре белән танышып кайтты. Нигә ул «Бәрәңге» дип аталган? Ашый торган бәрәңге алданрак булганмы, Бәрәңге авылымы? Чәкчәк төштән нәрсәсе белән аерыла? Болар турында тулырак – “Интертат” репортажында.
Казаннан – Биектауга, аннары – Әтнә районына. Район чигенә кадәр килеп җиткәч, юллар начарайды. Якынча 20 километр «дыңгыр-дыңгыр» барганнан соң, ниһаять, район үзәгенә – Бәрәңге авылына килеп җиттек. Татарстан кунакларын ачык чырай, гармун көе, мелна (мари коймагы), күмәч, төш (чәкчәк) белән мари, рус, татар кызы һәм «Якташлар» газетасының баш мөхәррире Фәнил Мусин каршы алды.
Алга таба «дыңгыр-дыңгыр» юлны Бәрәңге районының башлыгы Әлфит Ибраев янына тоттык. Гафу итәрсез инде, ашарга туктаулар турында язып тормыйм. Бик мул өстәлләр, татар кунакчыллыгы белән каршы алдылар. Кыскасы, бар да канәгать калды.
«Бу акчалар элегрәк кайда булды икән?»
Әлфит Ибраев 2001 елдан Бәрәңге районының башлыгы булып эшли. «Озак эшлим, күпкә дә китте инде», – дип көлде ул. Аңа кадәр 20 ел Яңавыл авылы «Яңга тормыш» колхозында хезмәт куя. Хәзер дә үз авылында, бер катлы гади генә, матур гына өйдә яши.
– Безнең районда 13 мең ярым халык яши, шуның 47 проценты – таталар. Республикабыздагы 17 район арасында Бәрәңге районы – татарларның иң күмәкләшеп торган урыны. Бәрәңге районы 1931 елда төзелә. Башта Татар районы дип атала, әмма соңыннан, Себердә инде «Татарский» дигән район булу сәбәпле, Бәрәңгегә үзгәртелә.
Районда 8 мәчет бар. Иң борынгысы – 1829 елда салынган Мазарбаш авылы мәчете. Бу мәчет Арча раойны Ташкичү авылындагы «Мәрҗани» мәчете белән бер проект буенча төзелгән. Бу авылдан Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Ришат Фазлыйәхмәтов чыккан.
Безнең районда күбрәк авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. 7 млрд сумлык азык-төлек җитештерелә. Республикадагы барлык итнең 23 проценты безнеке – 70 мең тонна ит җитештерәбез. Чагыштыру өчен – Балтач районында 7 мең тонна ит җитештерелә.
13 мәктәп бар, шуларның дүртесе «Модернизация систем школьного образования» программасы буенча төзекләндерелде. Шулай ук «Точка роста» программасы буенча быел 2 мәктәпнең ремонтына 170 млн акча алдык. Иң беренче итеп Куян-авылдагы Гайнан Кормаш мәктәбен төзекләндердек. Ул – безнең иң бөек шәхесләребезнең берсе.
Мин Татарстан башлыкларына: «Сез өйдә, каймак эчендә яшисез», – дип әйтәм, ә безгә исән калырга итергә кирәк. Без начар эшли алмыйбыз, начар булсак, безне басып китәләр, бер арбадан төшеп калдың икән, анда яңадан килеп утырып булмый.
Быел бик күп эшләр эшләнелде: 2 мәктәпне төзекләндердек, поликлиниканы эшләп бетердек, 450 млн юлларга гына бүленеп бирелде. Юллар бик начар иде бездә, хәзер әзме-күпме йөрерлек. Минем боларны күреп, башка шундый уй килә: «Бу акчалар элегрәк кайда булды икән?» 22 ел эшләп, безнең районга шул кадәр инвестиция килгәнен хәтерләмим.
«Газетаның тиражы кими, һәм татар телен камил белүче хезмәткәрләр юк»
Башлык белән сөйләшеп, көлешеп алганнан соң, диик, юнәлешне «Безнең тормыш» район газетасы һәм татарлар өчен чыга торган «Якташлар» газетасы редакциясенә алдык. Фәнил Мусин делегация өчен экскурсия оештырды.
– Безнең редакциянең бинасы сугышка кадәр, 1940 елны төзелә. Сизәсездер, һавасы да икенче төрле. Бүгенге көндә редакциядә 8 кеше эшли.
«Безнең тормыш» («Наша жизнь») район газетасы 1932 елны чыга башлый. Аның исеме 3 тапкыр үзгәртелә.
Типография хезмәтләре елдан-ел кыйммәтләнә бара. Шулай ук безнең редакциянең почта белән бөтенләй эшләмәвен, ә альтернатив язылу булуын әйтергә кирәк. Әзерләгән газетаны типография бастыра, аннан соң без аларны ялланган машина йөртүче белән барып алабыз һәм авылларга таратабыз. Ә авылларда договор буенча эшләүче почта таратучылар газеталарны укучыларга тапшыра, – дип сөйләде баш мөхәррир.
Фәнил Мусин, аеруча кискен проблема буларак, чыга торган газеталарның ел саен тиражы кимеп баруын һәм татар телен камил белүче хезмәткәрләр булмавын, гомумән, яшьләрнең район редакциясенә эшләргә кайтмавын атады.
Тәрҗемәче булып эшләүче Рауза апа Хисмәтуллина 35 ел Портянур мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, пенсиягә чыккач, редакциягә чакыралар. «Мине ялынып чакырдылар, чөнки татар телендә эшли алырлык бер генә кеше дә калмаган. Аеруча Бәрәңге районының үзәгендә татар теле юк. Балалар әти-әниләренә хәзер «мама» дип эндәшә; Пушкинны беләләр, ә Тукайны – юк; татарча шигырьләрне ятлый да алмыйлар, теләмиләр дә», – дип, бүлеште Рауза апа.
«Безнең авылга исем бәрәңгедән бирелмәгән, киресенчә, без бәрәңгегә атаманы биргәнбез»
Алга таба бе Яңавыл, Портянур, Мазарбаш һәм Куян авылларына кердек. Авыллар бер-берсенә бик якын урнашканлыктан, юл сизелмәде һәм күңелсезләнергә туры килмәде, дисәм дә була. Аннан соң Фәнил Мусин Бәрәңге районының тарихын сөйләп тә баргач, юл икеләтә тизрәк үтте кебек.
– Риваятьләр буенча, авыл 1550 елларда барлыкка килгән, бирегә Казан ханлыгыннан качкан татарлар килгән, ә архив документлары буенча 1685 ел күрсәтелә. Башта авылны «Беренгуэ» дип атыйлар, ул фарси телендә «изгеләр авылы» дигәнне аңлата. Менә шуннан кыскартылып калган, дип санала.
Безнең авылга исем бәрәңгедән бирелмәгән, киресенчә, без бәрәңгегә атаманы биргәнбез, ягъни бәрәңге Россиягә кергәнче үк инде безнең авыл Бәрәңге булган. Ә 1842 елны Мазарбаш авылында яшәүче Фәйзулла Гафтиев дигән кеше Петербургтан бәрәңге алып кайта һәм ничек үстерелүе, кулланылуы, нинди ризыклар пешереп булуын халыкка күрсәтә. Шуннан соң аны базарда сата башлыйлар. Башта алып кайтучының фамилиясе буенча «Гафти шалканы» дип йөртәләр, ә якын тирәдәге Арча, Әтнә районнарыннан килүчеләр аны «бәрәңге шалканы» диләр. Аннары «шалканы» төшеп кала да, «бәрәңге» генә кала, – дип сөйләде ул бәрәңге атамасының барлыкка килүе турында.
Яңавыл авылының «Гайнул чишмәсе» янында «Ак калфак» коллективы җырлап каршылады. «Без чишмәбезнең данын еракларга җиткерергә телибез. Элегрәк чишмә янында сугыш ветераны Гайнулла бабайның йорты тора иде. Шуннан чишмәбезгә «Гайнул чишмәсе» дигән атама бирелде. Халкыбыз узган гасырның 70нче елларына кадәр чишмәбездән су ташыды, әмма су колонкалары куелып, йортларга су кертелгәч, чишмәгә йөрүчеләр кимеде, чишмәбез ташландык хәлгә килде. Быел җәй көне ир-атларыбыз җыелып, чишмәбезне төзекләндерде», – диләр алар.
Кайберәүләр «бу – чишмә түгел, ә кое бит» дип әйтерләр, ләкин юк, бу – чишмә. Кое тибында ясалган чишмә.
«Гомерем буена Мари-Төрек районында бухгалтер булып эшләдем, ә ирем вафат булып, ялгыз калганнан соң, төп йортка кайттым. Бөтен кайгыларым шушы коллективта юкка чыга, без бер-беребез өчен туганнар кебек. Бәргәләшеп чәйләргә йөрибез, төрле чараларда катнашабыз, мәчеттә махсус хәрби операциядә булучы егетләребезгә сетка да үрәбез әле», – дип бүлеште Гайшә Васильева.
«Татар телен менә шулай саклыйбыз инде!»
Яңавыл авылыннан ерак түгел Портянур авылы урнашкан. Биредә безне зур заманча ремонт ясалган мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты каршы алды. Яңавыл Портянур авылы җирлегенә кергәнгә, башлангыч сыйныфларны Яңавылда укыган балалар укуларын Портянур мәктәбендә дәвам итәләр.
«Портянур мәктәбендә 70кә якын бала укый, ә балалар бакчасында 21 бала бар. Мәктәбебездә 62 млн сумлык ремонт ясалды. Хәзер бөтен кеше русча сөйләшә, балалар да кечкенә чактан ук русчага өйрәнә. Милли мәктәп булганга, татар теле дә укытыла: татар теле һәм әдәбият 1-3нче, 5-8нче сыйныфларда 2шәр сәгать, ә 4, 9 нчы сыйныфларда – 1әр сәгать. Татар телен менә шулай саклыйбыз инде!» – диде мәктәп директоры Айрат Хәсәнов.
Мәктәп буенча экскурсия вакытында берничә әйбергә игътибар иттем. Безгә «татар теле укытыла торган» дип тәкъдим ителгән бүлмәдә «русский язык» дип язылган. Кызык! Аннан соң мәктәп китапханәсендә китаплар иске, балаларның игътибарын җәлеп итәрлек китап күрмәдем. Шулай ук Айрат Хәсәнов кадрларның җитмәвен дә билгеләп үтте. Биология, химияне читтән килеп укытуларын, ә яшьләрнең кире мәктәпкә кайтып укытырга теләмәүләрен искәртте.
Балаларны бик иске, 1996 елда чыккан татар теле китаплары белән укыталар икән. Алар инде таушалып беткән! Укытучылар бу проблеманы Бөтендөнья татар конгрессына җиткерде. Бу мәсьәлә хәл ителер дигән өметтә калабыз.
Мәктәптән 15 адым ераклыкта медпункт урнашкан. Иң үзенчәлеклесе – 1000нән азрак кеше яшәүче авылның беренче ярдәм күрсәтү үзәгендә кабул итү, процедура, балалар, хатын-кызлар бүлмәсеннән тыш, теш дәвалау бүлмәсе дә һәм теш табибы да бар.
«4 кеше эшлибез: мөдир, теш табибы, шәфкать туташы һәм җыештыручы. Система да куябыз, тешне дә дәвалыйбыз – бөтенесен дә эшлибез», – дип көлешәләр. Әмма медпунктның мөдире Венера апа: «Эшкә килергә теләүче яшьләр тезелеп тормый, безгә пенсия белән бергә хезмәт хакыбыз җитәдер, ләкин алар 25-30 меңгә бик риза түгелләр шул», – ди.
Медпункттан чыккач, дәресләре тәмамланып, мәктәптән кайтып килүче балалар белән таныштым. Үзара русча сөйләшеп бара иделәр, мин татарча сораулар биргәч, миңа да бик мөлаем итеп татарча җавап кайтардылар. 4нче сыйныфта укучы Динә «Кем булырга телисең?» дигән соравыма, «врач» дип җавап кайтарды. Динә авылда калырга уйласа, Венера апага дәвамчы табылды!
Яшереп калган манара ае тарихы
Мазарбаш авылында урнашкан «Җәмигъ» мәчетенең бик кызыклы тарихы бар. Мәчетнең үзенә 1807 елда нигез салына башлый һәм 1829 елда ачыла. «1934 елны мәчтебезне ябарга дигән карар чыгарыла. Ул шулкадәр биек булган, хәтта манарага менеп, күршедәге Иләт авылының чиркәвен күреп булган. 1935 елны манарасын кисеп төшерәләр. Үзебезнең авыл халкының манараны кисәргә кулы күтәрелми, читтән килгән кешеләр кисәләр. Манара киселгәннән соң, Гаяз абый Әсәпов бер бакчага барып төшкән айны тиз генә таба да яшереп куя. Аны милиция дә, халык та эзли, әмма таба алмый. Айның юкка чыгу сәбәбен, «Аллаһы Тәгалә үзенә алган» дип аңлаталар. Еллар узганнан соң, Гаяз абыйның балаларыннан сорашып йөри торгач, гаражны сүткән вакытта ай килеп чыга», – ди Рәис Сәлихов.
Ул журналистларга шул айны күрсәтте. Бар да мәчетнең борынгы аен тотып карады. Аны мәчет эчендә экспонат итеп урнаштырырга телиләр.
Мәчетнең имам-хатыйбы булып Әхмәд хәзрәт Вәгыйзов тора. «Мәчетебездә барлык уңайлыклар да тудырылган, 2 тәһарәтханә бар. Балалар, өлкәннәр өчен дә дини дәресләр алып барыла. Ләкин шундый зур мәчетне карап торучыларга һәм биредә эшләүчеләргә хезмәт хакы каралмаган. Бары тик җыештыручыга гына мин аена 4 мең түлим», – ди ул.
Мәчеттән ерак түгел, кабер ташларын язучы һәм чардуганнар ясаучы Данис Мөхәммәтҗановның остаханәсе урнашкан иде. Ул үзен төрле өлкәләрдә сынап карый: агроном да, авыл башлыгы да, итче дә, тимерче дә, бераз рәссам да булырга туры килә аңа.
«Чардуганның бәясе бизәкләрнең авырлыгына бәйле, менә бу чардуганның бәясе 30 мең. Минем 14 мең материалга гына китә – тимергә, буяуга. Һәм 16 меңен башкарган эш өчен алам. Ташлар шулай ук төрлечә бәядә бара: 5 меңгә, 4 мең 300гә, 3 мең 500гә вариантлар бар», – диде Данис Мөхәммәтҗанов.
***
Һәм, ниһаять, сәфәребезнең соңгы ноктасы – Гайнан Кормаш исемендәге Куян мәктәбе. Җырлап, коймаклар белән каршы алган булсалар, җырлап-биеп, бал-май һәм казлыклар белән сыйлап озаттылар, дисәм дә була.
Куян мәктәбендә 7нче сыйныфта укучы Айрат исемле малай белән таныштым.
– Татарстан кунакларын озак көттегезме?
– Бераз көтергә туры килде инде, дәресләр сәгать 2дә үк бетте (сәгать 5нче ярты иде – ред.) Арыдык, өйгә кайтасы килә.
– Яхшы укыйсыңмы соң?
– Нормально (көлә)…
– Кем булырга телисең?
– Белмим әле. Миңа күп акчалы эш кирәк, мин акча яратам…..
Менә шул ноктада тәмамласам да була, дип уйлыйм. Бәрәңге татарларына кунакчыллыклары өчен рәхмәт!
Чыганак: intertat.tatar