tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа Гасыр” телеканалы “Халыклар мирасы” конкурсында катнашырга чакыра
“Яңа Гасыр” телеканалы “Халыклар мирасы” конкурсында катнашырга чакыра

“Яңа Гасыр” телеканалы “Халыклар мирасы” конкурсында катнашырга чакыра

«Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Халыклар мирасы» конкурсын игълан итә. Премиаль фонд — 500 000!

Милләт беренче чиратта үзенең халкы белән дан тота. Халыкта гына иң моңлы көйләр туа, үзенчәлекле һөнәр ияләре барлыкка килә, үзенә генә хас аш-су серләре була.

Конкурсыбыз Татарстанда яшәүче халыкларның талантын күрсәтү нияте белән оештырыла. Биредә Татарстанда яшәүче барлык халык вәкилләре катнаша ала.

Бәйге номинацияләре:

• Аш-су остасы;
• Милли кием;
• Милли бию;
• Милли җыр;
• Һөнәр иясе.

Махсус номинация — Балалар номинациясе!

Гаризаларны [email protected] электрон почтасына җибәрегез. Алар 2023 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Чыганак: tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*