Берлинда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә уздырылган. Җәлилнең шигырьләрен 6 төрле телдә (гарәпчә, крым-татарча, французча, алманча, русча, татарча) укыдык һәм җырладык, – дип яза “Берлин татар яшьләре”.
Программада:
- М. Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе
- М. Җәлилнең шигырьләренә язылган җырларны җырлау
- Фәннәр докторы Mieste Hotopp-Riecke, Institute for Caucasica-, Tatarica- and Turkestan Studies (ICATAT) институты директорының презентациясе: “Musa Dschalil als Objekt in Erinnerungspolitik und Interkulturarbeit.”
- Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы профессор Искәндәр Гыйләҗевнең Легион “Идель-Урал” темасына багышланган фәнни хезмәте турында чыгышы
- Шагыйрь турныда русча алман субтитрлары белән : “Муса Джалиль. Приговоренный к бессмертию” фильмын карау булган.
Чара Алмания Федератив республикасында Татарстан Республикасынын
сәүдә-икътисад вәкиле Гатаулин Тахир ярдәме белән уздырылган.