Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Берлинда Муса Җәлил шигырьләрен 6 телдә укыдылар
Берлинда Муса Җәлил шигырьләрен 6 телдә укыдылар

Берлинда Муса Җәлил шигырьләрен 6 телдә укыдылар

Берлинда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә уздырылган. Җәлилнең шигырьләрен 6 төрле телдә (гарәпчә, крым-татарча, французча, алманча, русча, татарча) укыдык һәм җырладык, – дип яза “Берлин татар яшьләре”.

Программада:

  • М. Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе
  • М. Җәлилнең шигырьләренә язылган җырларны җырлау
  • Фәннәр докторы Mieste Hotopp-Riecke, Institute for Caucasica-, Tatarica- and Turkestan Studies (ICATAT) институты директорының презентациясе: “Musa Dschalil als Objekt in Erinnerungspolitik und Interkulturarbeit.”
  • Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы профессор Искәндәр Гыйләҗевнең Легион “Идель-Урал” темасына багышланган фәнни хезмәте турында чыгышы
  • Шагыйрь турныда русча алман субтитрлары белән : “Муса Джалиль. Приговоренный к бессмертию” фильмын карау булган.

Чара Алмания Федератив республикасында Татарстан Республикасынын
сәүдә-икътисад вәкиле Гатаулин Тахир ярдәме белән уздырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*