Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә мәктәптә булган теракт корбаннарын искә алдылар. Һәлак булучылар арасында татар хатын-кызы Гөлемдан Умерова да булган. Аның хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Төньяк Осетия – Алания Республикасы “Габдулла Тукай исемендәге татар милли-мәдәни җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Нурислам Галимов сөйләде.
2004 елның 1 сентябрендә Бесланның 1нче мәктәбенә террорчылар бәреп кереп, 1,2 мең кешене тоткынлыкка ала. Тоткынлык вакытында һәм аларны 3 сентябрьдә азат иткәндә 334 кеше һәлак була, шуларның 186 – балалар. Тоткынлыкта булган 126 кеше инвалид булып кала. Аларның 70 – балалар. Аларның күбесенә хәзерге вакытка кадәр реабилитация кирәк.

Гөлемданның кызы исән кала. “Аның өч кызы да хәзерге вакытта исән. Гөлемданның 
Нурислам Галимов сүзләренчә, Бесланда даими рәвештә искә алу чаралары үтеп тора. “Зур-зур чаралар гел була. Төрле төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан килгән кешеләр белән мәктәпкә дә, зиратка да барабыз. Балалар күккә ак шарлар очырта”, – диде ул.
Динә Йосыпова