tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чулпан Хаматова “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерү процессыннан фото күрсәтте
Чулпан Хаматова “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерү процессыннан фото күрсәтте

Чулпан Хаматова “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерү процессыннан фото күрсәтте

“Зөләйха күзләрен ача” сериалында төп рольне башкаручы актриса Чулпан Хаматова фильмны төшерү процессыннан фотоны социаль челтәрләрдә күрсәтте. Актриса караңгы-кызыл яулык япкан, милли бизәкле алъяпкыч бәйләгән.

Татар чыгышлы язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериалны “Русское” кинокомпаниясе “Россия 1” каналы өчен төшерә. Сериалның режиссеры – Егор Анашкин. Фильмны Пермь өлкәсендә 25 августта төшерә башладылар. Бу турыда “Русское поле” кинокомпаниясе социаль челтәрдә хәбәр итте.

Мортазаны – Рамил Сабитов, ә Упыриханы Роза Хәйруллина башкарачак. Сергей Маковецкий Профессор Лейбе; Елена Шевченко Изабелла; Александр Сирин Константин Арнольдович; Александр Баширов Горелов; Юлия Пересильд Настасья; Роман Мадянов Зиновий Кузнец; Евгений Морозов Игнатов; Дмитрий Куличков Иконников рольләрен уйный.

Кадрлар шулай ук Татарстанда Кама буенда, Лаеш районы территориясендә төшереләчәк. Анда сериал өчен Семрук авылы төзелде. 11 сентябрьдә төшерү эшләре планлаштырыла.
«Время кино» Казан форумы дирекциясе җитәкчесе Альбина Нәфыйгова сүзләренчә, Казан университеты Татарстан башкаласында фильмны төшерү өчен иң зур мәйданчыкларның берсе булачак. Картина Казан Кремлендә дә төшереләчәк.

“Татар-информ”

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*