Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомередер, мөгаен. Менә әле генә син якты дөньяга аваз саласың. Күз ачып йомганчы гомер аккан сулар кебек үтә дә китә. Дистәләгән еллар артта калганлыгын соңыннан гына аңлыйсың. Ә кечкенә чакта тизрәк үсеп, зур кеше буласы килә. Олыгая төшкәч кенә, гомер болай да тиз үтә дип, нигәдер аны туктатып торасы килә. Артка борылып караган саен үтелгән гомер юлларын, аның истәлекләрен барлый башлыйсың. Бигрәк тә төннәрен балачаклар, яшьлек турындагы уйлар күңелдән китми. Уйларны икенчеләре алмаштыра, аннан гомернең көзенә дә инде килеп кергәнлеген башыңа килә.
Яңа Йөрек, Шәгабән, Марс, Үрнәк авылларының нәкъ менә шушындый буыннар, якын дуслар, хезмәттәшләр очрашуына багышланган “Бер күрешү үзе бер гомер” дип аталган очрашу кичәсе булды. Мин үзем бик күп еллар мәдәнияттә эшләгәнгә, бәйрәмдә булган барлык әйберләрне дә үз күзлегем аша үткәрдем. Пүчинкә халкы арасында бик күп кенә сәләтле кешеләр бар икән. Элек җырлап-биегән кешеләр әле дә ул сәләтләрен җиргә күммәгәннәр. Матур, моңлы тавышлары белән җырлаган, дәртле итеп биегән өлкәннәр бер яшьлекләрен искә төшереп канатланып алдылар. Ә бит безнең авылларны берләштереп сабан туйдан кала мондый бәйрәм булганы юк иде. Бу бәйрәмдә булмасам кечкенә балаларның да мондый булдырганнарын кая күргән булыр идек, белмим. Чөнки инде бездә мәдәният йорты булмау сәбәпле, концертлар куя алмыйбыз бит. Ә монда бөтен булдырган кеше дә үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Мондый зур бәйрәмне оештыру өчен бик күп көч һәм сәләт кирәк.
Аларны барысын барларга, җыярга, репетицияләр үткәрергә кирәк. Беренчедән, авыл халкының барысының бергә кубып шушындый бәйрәмгә әзерләнеп йөрүе, күңелне шатландырды. Аларга бары тик “Афәрин!” диясе килә. Бер генә кеше кубып мондый бәйрәм берничек тә килеп чыкмый. Икенчедән, әле яшь булса да, яңа гына эшли башлаган Инзилә Мәрдановага да рәхмәт белдерәсе килә. Ул оештырып, башыннан алып ахырына кадәр йөрүче кише иде. Раушания Гыйбадуллина белән икесе бергә балаларны җыеп, матур биюләр дә өйрәткәннәр. Шунысы куанычлы, әле биергә теләүче балалар бар икән бездә. Һәр балага күчтәнәч таратуы да балаларны шатландырып җибәрде. Бәйрәмне матур итеп алып барган үзебезнең Марс авылы кызы Гөлнара Габдрахмановага да барыбыз исеменнән дә олы рәхмәтебезне белдерәм. Бәйрәмне ямьләндереп җибәрүче, аппаратура артында утыручы, матур җырлары белән шатландыручы Кумбашы мәдәният йорты директоры Гөлсимәгә дә бездән олы рәхмәт сүзләре генә. Өстәлләрне алып килүче, куючы, аларны әзерләүче, самавырларны гөжләтүче кешеләргә дә аерым-аерым рәхмәт белдерәм. Килгән кешеләр берсе дә буш кул белән килмәделәр, шуңа күрә өстәлләр муллыктан сыгылып торалар иде. Кайнар чәйләр, тәмле күчтәнәчләрдән авыз итмәгән кеше калмагандыр. Иганәчеләр дә тәмле бәлешләр, пироглар белән кешеләрне сыйладылар.
Чыгышымны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Кешелекнең үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр.
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.
Разия ХӘБИБУЛЛИНА.
“Дуслык” газетасы