tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини мәҗлес ул – дәрес hәм гыйбрәт
Дини мәҗлес ул – дәрес hәм гыйбрәт

Дини мәҗлес ул – дәрес hәм гыйбрәт

Район татар автономиясе тырышлыгы белән әзерләнгән табын артына шәhәребезнең төрле районнарыннан татар hәм мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре — барлыгы 140тан артык диндәшебез җыелган иде.

Халкыбызның бердәмлеген ныгыту нияте белән оештырылган мәҗлесне татар автономиясенең район советы җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов ачып җибәрде. Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин күркәм чараны уздыру максатында хәләл малларын сарыф иткән эшкуарларга рәхмәт сүзләрен юллады. Аннары өлкә мөселманнарының баш имамы, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин Аллаhы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп корбан чалуның әhәмияте hәм әҗер-саваплары хакында вәгазен җиткерде.

  • Быел да безнең төбәктә 1 меңнән артык корбан чалынды. Өлкә Губернаторы Сергей Морозов та изге эшкә үз өлешен кертте – көр тәкәне нәзарәткә бүләк итеп тапшырды. Хәйриячелек фонды аркылы без бик күп мөхтаҗларга hәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә корбан ите тараттык,- диде ул.

Илдар хаҗи шәhәребезнең “Болгар яңарышы” оешмасы рәисе Шәүкәт Богдановка диния нәзарәтенең медален дә тапшырды.

Ә дистә еллар дәвамында өлкәбездә традицион исламны җәелдерү юнәлешендә бик күп көч hәм тырышлык куючы танылган дин әhеле Дамир хәзрәт Сатдинов Коръән аятьләре укыды hәм чалган корбаннарның кабуллардан булуын теләп дога кылдырды.

  • Бүгенге дини мәҗлесебез ул берүк вакытта дәрес тә, мәдрәсә дә hәм гыйбрәт тә, – диде Дамир хәзрәт.

Шәрәфле кунак — өлкә Губернаторы администрациясенең милли hәм дини мәсьәләләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский, төбәгебез башлыгы Сергей Морозовның кайнар сәламен ирештереп, татар автономиясе hәм региональ диния нәзарәте эшчәнлегенә соклануын белдерде.

Казаннан килгән мөхтәрәм иҗат әhелләре — Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган шагыйрьләр Газинур Морат hәм Рифат Җамал, шулай ук Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев милләттәшләребезне бергә hәм бердәм булырга, киләсе перепись вакытында сынатмаска өндәделәр. Ә Засвияжье район хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Бабайкин, шәhәр Думасы депутатлары Алсу Айзатуллина hәм Рамил Абитов, татар автономиясенең Заволжье бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов, Мәләкәс шагыйре Равил Шәфигуллин җирле татар мохтариятенә милли мәдәниятне hәм туган телне саклап калып үстерү эшләрендә уңышлар теләделәр.

И. Хасибов

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*