tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәйне китапханәдә уздырдык
Җәйне китапханәдә уздырдык

Җәйне китапханәдә уздырдык

Кырынды авыл китапханәсендә балалар өчен “Җәй — китапханәдә” программасы кысаларында күп кенә кызыклы чаралар уздырылды.

Мәктәп яны һәм мөселман лагерьлары балалары “Монда минем әтиләрем һәм бабаларым” дигән тарихи дәрескә килделәр, авыл тарихы белән таныштылар, туган якны өйрәнүче Фуат Садыйков турында фильм карадылар. Моннан тыш, китапханә каршындагы музейга барып, якташ язучыбыз Габдулла Галиевның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.

Студент һәм волонтер, булачак инглиз һәм испан телләреннән тәрҗемәче Айсылу Абдуллина белән очрашу бик кызыклы үтте. Ул күптән түгел «Таврида 5.0» яшьләр форумыннан әйләнеп кайт­ты һәм аның Кырымда ничек үтүе турында балалар белән бүлеште.

Сөмбел Сабирҗанова, Ленара Шәймәрданова һәм Нурислам Абдуллин Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелгән балалар өчен VII Бөтенроссия әдәби марафонында катнаштылар. 21 көн дәвамында татар авторларының Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән китапларын укырга һәм ошаган өзекләрне “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнаштырдылар.

Фәридә Артемьева, Кырынды авылы

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*