Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә төрле милләт вәкилләре үз мәдәниятләренең үзенчәлеген, матурлыгын күрсәткән концерт үтте.

Җәмилә Әбсәләмова: “Себер татар мәдәният үзәгендә мин икенче мәртәбә. Халыкара бердәмлеге көненә багышланган концерт күңелемә бик ошады. Себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова башкаруында җыр, балаларның чыгышлары күңелебезгә бәлзәм булды. Концертның эчтәлеге дә дөрес төзелгән. Күңелләрдә Ватанга карата чиксез мәхәббәт уятты, илебезгә карата нинди генә сынаулар килсә дә, без бердәмлектә җиңеп чыга алачагыбызга ышаныч уятты. Бу турыда алып баручылар дөрес сөйләделәр. Оештыручыларга, үзәк директры Гөлсинә Ташкеевага, артистларга рәхмәтләр әйтер идем. Һәммәсенә иҗат уңышлары телим”.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт тирән рухи мәгънәгә ия булган чара икәнен күрсәтте, илебез тарихын хөрмәт итәргә чакырды.
Ноябрь аенда узган соңгы мәдәни чараларның, концертларның дәрәҗәсе үсә барганын, зур оешканлык белән үткәрелүен күреп шатланды тубыллылар.
Римма Умитбаева, Тубыл







