tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 7 ноябрь көнне Марсель Сәлимҗанов премияләре тапшырыла
7 ноябрь көнне Марсель Сәлимҗанов премияләре тапшырыла

7 ноябрь көнне Марсель Сәлимҗанов премияләре тапшырыла

2017 елның 7 ноябрендә Г.Камал театрында театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырыла. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды.

Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла.

2015 елда әлеге премия лауреаты исеменә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрдәнов, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев лаек булдылар. Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссиянең рәисе – Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

М.Сәлимҗанов исемендәге премияне тапшыру тантанасы 7 ноябрьдә, Камал театрының Зур сәхнәсендә, Н.Исәнбәтнең Илгиз Зәйниев куелышындагы “Миркәй белән Айсылу” спектакле премьерасы алдыннан узачак.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*