tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без көрәшле халык
Без көрәшле халык

Без көрәшле халык

Спорт темасына күчәбез. Февраль ае да тәмамланып килә. Ә көрәшчеләребез тиздән апрель аенда узачак, Бөтенроссия көрәш ярышларына бар көчләрен куеп әзерләнәләр. Ә күптән түгел Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда, каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган, милли көрәш бәйгесе узды. Быел иң көчле команда кайсы районнан булды? Әлеге сорауга җавап киләсе язмада.

Быел бу турнир 60нчы тапкыр уздырыла. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган иң көчле егетләр төрле үлчәү авырлыкларында бил алышты. Быел көрәш турнирында яңалыклар да бар иде – яңа үлчәү авырлыгы барлыкка килде. 115 килограммлы үлчәү категориясен булдыру авыр үлчәүдәге көрәшчеләр арасында көрәшне гаделрәк итеп үткәрү мөмкинлеген бирде.

Ярышларда беренче урынны Лаеш районы командасы яулады. Икенче урынга Яр Чаллы командасы чыкты , өченче булып Теләче районы спортчылары танылды.

Чыганак: trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*