tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ студенты Ризәлә Гыйләҗева: «Татар телен укытып баеп була»
КФУ студенты Ризәлә Гыйләҗева: «Татар телен укытып баеп була»

КФУ студенты Ризәлә Гыйләҗева: «Татар телен укытып баеп була»

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 нче курсында белем алучы Ризәлә Гыйләҗева «Асылташ» мәктәбендә татар теле дәресләре укыта. Телне өйрәтү өчен  методик әсбап та булдырган. Дәресендә бер рус сүзе дә әйтми. Ул – КФУның гуманитар һәм икътисадый фәннәр өлкәсендә «Ел интеллекты» бәйгесе лауреаты.

– Минем өчен иң мөһиме –  мохит тудыру. Балаларга алдан ук: «Мин русча белмим», – дип әйтеп куйдым. Шуңа күрә дәрестә татарча сөйләшергә тырышалар. Белмәгән сүзләрен тәрҗемә итмим. Әгәр ятрак сүз икән, мәгънәсен аңлатам.  Алар шуннан үзләре уйлап таба.  Таба алмыйлар икән, рәсем күрсәтәм. Беркайчан да, белмибез, димиләр. Аларны уен аша сөйләмгә өйрәтәм. Мохитсез тел яши алмый, шуңа күрә үз туган телеңдә бары аралашырга гына кирәк: өйдә, балалар бакчасында, мәктәптә, дус, туганнар җыелган җирдә, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Ризәлә Гыйләҗева.

Яшел Үзән районының Күгәй авылы кызы Ризәлә рус, инглиз телләрендә камил сөйләшә. Дөрес, баштарак инглиз теле белән мавыгып китеп, киләчәктә шул телне укытырмын дип уйлаган. Әмма «Сәләт» хәрәкәтенең Казандагы 51 нче мәктәп базасында өч ел элек ачылган «Асылташ» мәктәбендә эшли башлагач, фикере үзгәргән. Милли мохит, шәһәр әти-әниләренең балаларына татар телен өйрәтү теләге, сабыйларның күзләрендәге очкын сәбәпче булган моңа. Асылташлылар беренче көннән үк аның йөрәген яулаган. Хәзер ул: «Юк, мин укучыларга ике телне дә өйрәтәчәкмен», – ди.

Ризәлә үзе укыткан мәктәпне башка бер галәм дип атый. Монда балалар кичке сәгать алтыга кадәр шөгыльләнә. Сыйныфларны сафлар дип йөртәләр.  Дәресләрдә актив, яхшы уңышларга ирешкән укучының көндәлегенә – «асылташ», ә өй эшен эшләмәгән, дәрескә соңга калганнарга «тәртип» тамгасы куела. Менә шундый кызыклы система белән эш итәләр.

Ризәлә әйтүенчә,  мәктәптә авыр холыклы балалар юк диярлек. «Сәләт» – тәрбия бирү мохите, ләкин тәрбиясезне төзәтү мохите түгел. «Без яхшылыкка тартылып үсәбез, начарлыктан этәрелеп түгел. Монда асыл әти-әниләрнең тәртипле, әхлаклы балалары гына укый»,  – ди студент укытучы.

–  Ничек уйлыйсың, татар телен  өйрәтеп баеп буламы? – дип тә сорадык аннан.

– Әлбәттә, була. Мин әле студент кына, тик шулай да атнага 12 дәрес укытып, 24 мең сум акча алам. Бер дәрес 40 минутка сузыла. Моннан тыш, репетиторлык белән дә шөгыльләнәм, – дип җавап бирде ул.

Ризәлә әле фәнгә дә вакыт таба. Мәктәп елларында фәнни конференцияләрдә катнашып үскән, мәктәптә «Эзләнү»  дигән  фәнни түгәрәкнең президенты булган. Башта гаиләсенең, якташлары, Советлар Союзы Геройларының тарихын өйрәнсә, аннан туган як темасына күчкән. 10–11 сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада җиңү яулаган. КФУда  Ризәлә  «Татар теленең актуаль проблемалары» дип аталган студентлар фәнни түгәрәгенең старостасы вазыйфасын үти. Узган ел  вузда «Иң яхшы академик төркем старостасы» номинациясендә җиңү яулаган. Шул ук вакытта фән белән кызыксынуын дәвам иттерә. Ел дәвамында 15ләп фәнни мәкалә яза.


–  Фәндә төп эзләнүләрем инглиз һәм татар телләрен укыту методикасына  бәйле. «Интерактив дәфтәр» дип аталган методик әсбап булдырып, балаларны грамматика, лексикага өйрәтәсем килде. Аны курс эшемне җитәкләүче укытучым тәкъдим итте. Андый интерактив дәфтәрләрне чит илләрдә репетиторлар тел өйрәтү өчен куллана. Кагыйдәләрне кызыклы итеп укытуга юнәлдерелгән технология бу, –  ди Ризәлә.

Күптән түгел узган Фән көнендә уңышлары  өчен бүләкләгәннәр Ризәләне.

– Фән  ул – үсеш һәм эзләнү. Мин аннан рәхәтлек кенә алам. Хәзерге вакытта өч бәйгегә әзерләнәм. Теләгән эшкә вакыт һәрчак табыла. Бу – үзеңнең үсешеңә вакыт табу дигән сүз. Бүген театрга барырга җыенам. Дуслар белән шугалакларга йөрибез. Бер-беребезнең авылларына кунакка йөрешәбез. Уку, эш дип йомылып ятарга ярамый, – ди  Ризәлә Гыйләҗева.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*