tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без уртадан барырга тиеш
Без уртадан барырга тиеш

Без уртадан барырга тиеш

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһәлләре форумы делегатлары 19 май көнне секция утырышларында катнашты.

“Казан” милли-мәдәният үзәгендә уздырылган «Татарларда суфыйчылык һәм дини традицияләр» секциясен Рәсәй Федерациясе Иҗтимагый Палата әгъзасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәге, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Йосыф улы Миңнеголов алып барды.

Секция утырышы Коръән укудан башланып китте. Утырышны башлап Әлбир хәзрәт Крганов татарлар тормышында суфичылык агымының тоткан урыны турында тәфсилләп сөйләде. “Милли мирасыбыз суфичылык белән сугарылган. Әдипләребез мәдрәсәләрдә белем алган. Аларның әсәрләрендә дә фәлсәфи фикер ятуын күрәбез, – дип сү тотты хәзрәт. – Тәсәвуффның йогынтысы бик зур, ул әле өйрәнеләчәк”.

Суфичылыкның татар әдәбиятында тоткан урынын тирәнтен өйрәнгән галим Хатыйп Миңнегулов да бу агымның барлыкка килүе, үсеше һәм бүгенге тормышыбызда тоткан урыны турында тәфсилләп сөйләде.

Секция утырышында Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәре мәчетенең имам-хатыйбы Ариф хәзрәт Валишин, Башкортостан Республикасы Уфа районы Авдон авылы имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Хәйруллин, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Самара өлкәсе Сызрань шәһәре имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы имамы Рамил хәзрәт Юмангулов, Мордовия Республикасы мөфтие урынбасары Раил хәзрәт Асаинов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров һ.б. чыгыш ясап, фикер алыштылар. Шуны әйтергә кирәк фикер алышучылар арасында өлкән яшьтәге, тәҗрибәле хәзрәтләребез белән гыйлемле яшьләр дә бар иде. Аларның һәрберсе суфичылык хакында аңлатып, бу агымга карата фикерен белдереп, җәмәгатчелекнең иң беренче чиратта шәригатьтә булуын азсызыкладылар.

Утырыштта катнашып фикер алышучыларның барысынның да бүгенге тормышыбызда суфичылыкның төрле яклап үсеш алуы хакында һәм ул җәмгыятьне икегә бүлеп төрле ямьсезлеккләргә китерә башлавы турында борчылып сөйләделәр. Хатыйп Миңнеголов әйткән: “Шәригатьсез суфичылыкка кереп булмый”, – дигән фикерне барысы да хуплады диярлек.

“Безгә хас булмаган суфичылыкны ташырга тырышалар, динебезне сатмыйк, без уртадан барыга тиеш”, – дигән фикерләр утырыш барышында киң яңыраш алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*