tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: пленар утырыш дәвамы
“Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: пленар утырыш дәвамы

“Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: пленар утырыш дәвамы

20 майда “Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды.  Утырышта РФ нең 68 төбәгеннән 916 делегат катнашты, шулар арасында Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюро әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка муниципаль районы башлыгы Ганиев Эдуард Әнвәр улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Закиров Ринат Зиннур улы булдылар. Җыелыш эшен Россия Ислам институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы Бюро әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.

Утырышның беренче яртысы Бөтендөнья татар конгрессы сайтында яктыртылды инде.

Төштән соң пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаштылар.

Эш башлану алдыннан залда Корьән сүрәләре яңгырады. Аны Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин укыды.

Иң беренче булып сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. Ул делегатларны сәламләп, ел саен үтүче бу форумның әһәмиятен ассызыклады, быелгысы Болгарда Ислам академиясенә нигез ташы салу тантанасы белән истә калачагын да искәртте.

Соңыннан бер төркем имамнарга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Россия Мөфтиләр шурасы үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы Аппараты җитәкчесе урынбасары Ренат хәзрәт Абәнов, Башкортостан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе – мөфтинең беренче урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов, “Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте” үзәкләштерелгән дини оешмасы мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Чувашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы казые Сәетзадә хәзрәт Гыймаев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ульяновск өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәтенең (Ульяновск мөфтие) Ульяновск өлкәсе “Иске Кулаткы районы” муниципаль берәмлеге мөхтәсибәте үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе, “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы, гарәп теле укытучысы Дамир хәзрәт Хөсәенов, Новосибирск шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Сәлим хәзрәт Шакирҗанов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов Татарстан Президенты кулыннан аның Рәхмәт хатларын алдылар.

Форум делегатларын сәламләү өчен сүз Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Ул үзенең чыгышында бүгенге көндә республикада дин өлкәсендә башкарылган төп эшләр белән таныштырды. Әлбәттә, Республика мөселманнарының күз угында торган Болгар Ислам академиясенең рәсми тәкъдим ителүе, бинасына нигез ташы салу тантанасы турында аерым ассызыклап сөйләде. Тулысынча мөфти хәзрәт чыгышын Татарстан Диния нәзарәте сайтында укып була.

Шулай ук имамнар җыены делегатларын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе,  мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев сәламләделәр.

Форум программасы кысаларында дин әһелләре 19 май көнне аерым секцияләргә бүленеп эшләгәннәр иде. “Секцияләрдәге чыгышлардан уртак эшләребез өчен битараф булмавыгызны, җирле мәсьәләләр белән генә чикләнмичә ил-милләт дәрәҗәсендә фикерләвегезне күрдек”, – дип белде Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм секцияләрдә модератор булган имамнарга сүз бирде.

«Татар яшьләре һәм Ислам дине» секциясе буенча Татарстан Республикасы Баш казые, Татарстан Республикасы Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, «Татарларда суфыйчылык һәм дини традицияләр» буенча Россия Федерациясенең Иҗтимагый Палата әгъзасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәге, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов сөйләделәр. «Татарларда дини белем бирү системасы: үткәне һәм киләчәге» секциясе һәм “Мәгълүмат кырында Ислам динен яктырту мәсьәләләре” түгәрәк өстәле нәтиҗәләрен алып баручы үзе ясады.

Җыелышның дәвамы булган фикер алышуда Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюро әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка муниципаль районы башлыгы Эдуард Ганиев, Новосибирск шәһәре Җамигъ мәчете имам-хатыйбы Сәлим хәзрәт Шакирҗанов, Ырынбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов, Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәре мәчете имам-хатыйбы Тәфкил хәзрәт Гыйлемшин, Кострома шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Сәйдәшев, Сарытау шәһәре Җамигъ мәчетенең баш имамы Фәнил хәзрәт Бибарсов катнаштылар.

Пленар утырыш резолюцияне кабул итү белән тәмамланды.

Кич белән форум делегатлары “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” исемле тарихи-хореографик спектаклен карадылар.

21 майда форум делегатлары “Изге Болгар” җыенында катнашалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*