Казанда шагыйрь Муса Җәлил музей-фатирында Бөтендөнья яшьләр көне уңаеннан, очрашу узды. Бу очрашуның төп максаты – яшь буынны республикабызның талантлы яшьләре белән таныштыру, аларны әдәбияткә, сәнгатькә тарту.

Заманында Җәлил дә шигърият һәм музыка кичәләре, иҗади очрашулар оештыра, радиотапшырулар әзерли. Талантлы яшьләрне халыкка таныту өстендә бик күп эшләр башкарган. Чыннанда, яшьлек-кеше гомеренең хисләр дулкынында кайнаган, хыял канатларында югарыга күтәрелгән иң матур чагы. Бу очрашуда да талантлы яшьләребез үз уй-фикерләре, тормышка карашлары турында сөйләп үттеләр. Еллар буе туплап барган тәҗрибәләре, киңәшләре белән студентлар, укучылар белән уртаклаштылар. Шулай ук бик күп сораулар, кисәтүләр булды.
Килгән яшьләребезнең һәр берсе үзенчәлекле. Шагыйрь Булат Ибраһимов үзенең беренче китабы өстендә эшләү, аның дөньяга чыгу шатлыгы турында сөйләп узды. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты аспиранты Гөлнара Хәйруллина җыр һәм нәфис сүз осталыкларының бар нечкәлекләре белән таныштырып үтте.
Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова сөйләвенчә, очрашуга чакырылган яшьләр, бу тормышта үз урыннарын табып, иҗади үрләргә ирешкән шәхесләр. “Беренче чиратта безнең максат Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын пропагандалау. Менә бу музейга килгән яшьләр тагын бер кабат аның шигырьләрен тыңлап, әдәбияткә кызыксынулары уяныр дип уйлыйм. Ә кунакка чакырылган яшьләр арасында азмы күпме без аралашканнар чакырылды, чөнки бөтен кешене дә белеп бетереп булмый, безнең эштә ярдәм иткәннәрен, шәхесләребезнең талантын башкаларга белдерәсе килгәннәрне чакырдык”, –дип белдерде Нәзирә ханым.

Яшьлек турында кайсы гына шагыйрь шигырь язмаган да, кайсы гына язучы үз әсәрләрендә сагынып искә алмаган… Муса Җәлилнең утызынчы елларда язган “Яшьлек” шигырендә дә бу яшь, рәхәт вакытның кадерен белеп яшәргә кирәклеге турында искәртеп үтелә. Чыннан да, бу матур вакытның кадерен белеп, яшьлегебезне гомергә истә калырлык итеп мәгънәле, файдалы үткәрергә кирәк.
Гыйниятуллина Гүзәлия, КДУ студенты