tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әҗеголда мәгариф һәм мәдәният бәйрәме
Әҗеголда мәгариф һәм мәдәният бәйрәме

Әҗеголда мәгариф һәм мәдәният бәйрәме

24-25 октябрьдә Свердлау өлкәсендәге Әҗегол авылында һәм Екатеринбург шәһәрендә өлкәкүләм Татар мәгарифе һәм мәдәнияте көннәре үтте.

Бу  чараны Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге, Свердлау өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары), ТР мәдәният һәм мәгариф һәм фән министрлыклары, Свердлау өлкәсенең мәгариф һәм мәдәният министрлыклары, Арти районы хакимияте оештырдылар.

Көннәр кысаларында укытучылар һәм татар компонентлы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен милли мәгариф проблемалары буенча төбәкара конференция узды, Кәриев исемендәге яшь тамашачылар театры тамашаларын күрсәтте. Чараның тәмамлану тантанасы Екатеринбургның халык иҗаты сараенда узды. Анда “Казан” бию ансамбле, Татар дәүләт филармониясе артистлары чыгыш ясады. Тамашачылар буларак концертка конференциядә катнашучылар, Свердлау өлкәсенең бар почмагыннан җыелган татар үзешчәннәре, активистлары килгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*