tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Татарстан мәдәнияте көннәре уздырыла
Ульяновск өлкәсендә Татарстан мәдәнияте көннәре уздырыла

Ульяновск өлкәсендә Татарстан мәдәнияте көннәре уздырыла

Аның ачылышы тантанасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов катнашты.

Чара ТР атказанган артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестрының “Яраткан кинофильмнардан көйләр” программасы белән башланды. Гомумән, Ульяновск тамашачыларына бик бай һәм кызыклы программа тәкъдим ителә. Мисал өчен, бүген Ульяновскиның И.А. Гончаров исемендәге драма театры сәхнәсендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт акдемия театры артистлары “Банкрот” (Г. Камал) спектаклен тәкъдим итә.

Бүген шулай ук “Руслан” Мәдәният йортында Буа дәүләт драма театрының “Кодалар-кодачалар” спектакле күрсәтелә. Иртәгә исә Димитровградның А.Н. Островский исемендәге драма театры чыгышын карарга мөмкин.

ТР Милли музее “Һәлак булганда да батыр үлмәс” күргәзмәсен тәкъдим итә. Ул герой шагыйрь Муса Җәлилгә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Күргәзмәне И. А. Гончаров исемендәге Ульяновск өлкәсе туган якны өйрәнү музеенда10 декабрьгә кадәр карарга була.

Моннан тыш, “Мәдәният территориянең аерылгысыз җәлеп итүче өлеше” дигән темага “түгәрәк өстәл” дә уздырылачак.

Ульяновск өлкәсендә ТР Мәдәнияте көннәре 14 ноябрь көнне ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты белән тәмамлана. Мәдәни чараны Ленин мемориалының Зур залында уздыру ниятләнә. Фойеда исә кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырыла, осталык дәресләре үткәрелә.

Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре ачылышы тантанасында Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов: “Безнең милли мәдәнияткә сусавыбызны әйтеп китәргә кирәктер. Россия һәм аның тирә ягында ниләр булуын истә тотсак, бу безнең өчен бик мөһим. Татарстан Республикасы — безнең яхшы күршеләребез генә түгел, ә кадрлар әзерләү, яхшы проектлар алмашу, рухи, әхлакый, методологик ярдәм ала торган татарлар яшәүче зур мәйдан да”, – дип игътибарны юнәлтте.

Министр Айрат Сибагатуллин Ульяновск өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен яхшы шартлар тудырылуын ассызыклады. “Сез безнең иң яхшы күршеләребез һәм дусларыбыз. Безнең хезмәттәшлекнең үсешенә ышанам. Сезнең делегацияне Татарстан Республикасында Ульяновск өлкәсе мәдәнияте көннәренә көтеп калабыз”, – диде ул.

10 ноябрьдә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Татьяна Ившина белән ике төбәкнең үзара мәдәни хезмәттәшлеге хакында килешү имзаланды, дип хәбәр итә әлеге төбәкара чараны оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*