Кичә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең финал концертына җырлар сайлау этабы узды. Жюри әгъзалары яңа иҗат ителгән утыз җырның унтугызын сайлап алды. Бу хакта лаборатория кичәсенең соңгы өлешендә билгеле булды.
Жюри әгъзалары барлыгы унтугыз җырны бәяләде. Бер җыр – тамашачылар хозурына калдырыла, әлеге җырга «Интертат» сайтында теләгән һәр кеше бәя бирә алачак.
- Алинә Шәрипҗанова «Мин кем»
- Филүс Каһиров «Мин сине җырымнан эзләдем»
- Айгөл Гардисламова «Мин бәхетнең өске катында»
- Илгиз Мөхетдинов «Яшә! Сула! Ярат!»
- Диләрә Төхвәтуллина «Үзең кирәкле»
- Азат Кәримов «Бөтенлеген бозып күләгәмнең…»
- Айгөл Хәйри «Күчмә кошлар җыры»
- Илгиз Мөхетдинов «Очасы гына»
- Сөмбел Ситдыйкова «Без үстек»
- Зәринә Вильданова «Җиләкле җәйләрдә»
- Айгөл Гардисламова «Язмышым бүләге»
- Эльза Исламова «Синсез яшәргә»
- Илүсә Хуҗина «Дөнья сере»
- Алинә Кәримова «Көтмә син»
- Илнар Миранов «Мин Казанга кайтам»
- Алсу Фәйзуллина «Мин яшим сәхнәдә»
- Эльмира Кәлимуллина «Ак фәрештә»
- Артур Исламов «Моң авазы»
- Эльза Исламова һәм Артур Исламов «Казан»

Жюри әгъзасы, җырчыларны бәяләп, «сез шушы бушлыкны тутырдыгыз», дип мөрәҗәгать итте. «Сезгә бик зур рәхмәт. Бүгенге көндә татар җырына нәрсә җитми? Татар моңы. Ул көннән-көн югала бара. Моңа да игътибар итсәгез иде. Мин татар җыры эталоны дип Илһам Шакировны атадым һәм киләчәктә дә атармын. Аны кат-кат тыңлап, сезгә әле күп нәрсәгә өйрәнәсегез бар», – диде Разил Вәлиев.

Жюри әгъзасы җыр текстлары озын булырга тиеш түгел, дип әйтеп узды. «Композитор буларак әйтәм, җыр текстлары шуның хәтле зур булырга тиеш түгел, чөнки бөтен мәгънә дә күңелгә барып җитми, арыта. Җырларны киләчәктә концертларга кертсәләр, җырчыларга да күп сүзләрне ятлау авырдыр дип уйлыйм. Шагыйрь булмасам да, әйтәм: иҗекләргә дөрес басым ясагыз, татарча, табигый булсын иде», – диде Әхиярова.
Зилә Мөбәрәкшина