tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт хакына очрашу
Милләт хакына очрашу

Милләт хакына очрашу

«Милләт хакына очрашу»,– дип Россиянең төрле төбәкләреннән килгән матбугат әһелләре очрашуында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белдерде.

– Ел ахыры – ул узып бара торган елга нәтиҗәләр ясау, киләчәккә бурычлар
кую вакыты. Киләсе елда безне зур чаралар көтә. Аларның берсе – ТАССРның
100 еллыгы. 19 декабрьдә үк юбилей чараларына старт биреләчәк. 2020 ел
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Сентябрь
аенда Татарстан Президентын сайлаулар булачак. Тагын бер мөһим чара –
беренче октябрьдән халык санын алу оештырыла. Бу вакыйгага битараф булып
калырга ярамый. Ил өчен, татарлар өчен бик зур вакыйга. Без Россия- дә
татарлар санын киметмәс өчен бик тырышырга тиеш. Әлеге уңайдан матбугат
чаралары аша халык арасында аңлату эшләре алып баруыгызны сорыйбыз, –
диде Васил Шәйхразиев.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кайда гына барса да, шундагы
татарлар белән очрашулар уздыруын һәм аларның үтенечләренә колак салуын
билгеләп үтте ул. Төрекмәнстанга баргач, андагы татарлар Рөстәм
Нургалиевичка Татарстан телевидениесын карый алмыйбыз, дигән булганнар.
Бер ай да үтмәгән, алар кабельгә кертелгән. Үзбәкстанда да тиздән
кабельгә керәчәкләр. Болар да милләттәшләребезгә, үзенә күрә, бер
мәгълүмат җиткерү чарасы, – диде Милли шура рәисе.

6-8 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Бөтенроссия
татар журналистлары форумы газета-журналлар мөхәррирләре һәм
журналистлары өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып торды. Очрашуда шулай
ук Татарстан Республикасы “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар
Сәлимгәрәев, 15 төбәктә 20 татар басмасында кушымта булып чыгып килүче
“Без бергә” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров та катнашты.
Форум бик җанлы һәм кызу барды. Түгәрәк өстәлгә җыелган матбугат
чаралары мөхәррирләре үзләренең эш алымнары белән таныштырып үттеләр.
Проблемаларга килгәндә, алар бар төбәкләрдә дә бер дип әйтергә була:
язма матбугатны укучы буын өлкәнәеп бара, ә яшьләр интернетта утыра,
димәк, аларны укыту җаен табарга кирәк. Милли газеталарның киләчәге аның
тиражыннан тора. Монда халкыбызның милли үзаңы да зур роль уйный.

Газетларның тиражын күбәйтү ягыннан ТНВ каналының хәбәрчесе Рәмис Сафин
үрнәк мисал китерә. Финляндиядә нибары 800 татар гаиләсе яши. Бу илдә
“Мәхәллә вакыйгалары” исеме астында газет чыга, ә тиражы аның 3 мең
тәшкил итә. “Бу кадәр тиражга ничек ирештегез, сездә бит татарлар 800
гаилә генә?”– дип, сорагач, – Без башка халыклар алдында оят булмасын
өчен бер гаиләгә 3әр газет яздырабыз, – дип җавап бирәләр. Менә шушы
мисал гына да инде монда нинди милли җанлы татарлар яшәгәнен күрсәтеп
тора. Сүз арасында баш мөхәррирләр почта белән кыенлыклар килеп чыгуын,
газеталарны тарату авырлыгы турында да әйтеп уздылар.

Казан шәһәре матбугатында эшләүче, журналистикада күп тәҗрибәле белгечләр регионнарда чыккан газеталарга карата бәяләр бирделәр. Киров өлкәсендә чыгып килгән үзебезнең “Дуслык” газетына карата мактау сүзләре генә яңгырады. Шундый зур белгечләр тарафыннан: «Газетагыз бик әйбәт бит сезнең, кызыкл, күп хәбәрләр
бирәсез”, – дип әйтүләре нигә тора! Регионнарда чыгып килә торган татар
газетлары арасында безнең “Дуслык” газетыбыз хәбәрләрне бик актив биреп
баручы, яхшы газет булып танылды һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан
“Рәхмәт хаты” да алдык. Бу зур бүләккә ия булуыбыз турында газета-
бызның узган санында тулырак хәбәр иткән идем.

Эшлекле аралашудан соң “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенроссия
журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенә йомгак ясалды.
Казанда узган чаралар “Тәмле булсын” ресторанында “Татар табыны”
конкурсына йомгак ясау, Татарстанның иң данлыклы кулинарларының берсе
Резеда Хөсәинова оештырган милли ризык пешерү остаханәсе һәм танылган
җырчыларның чыгышлары белән тәмамланды.

II Бөтенроссия татар журналистлары форумы икенче көнне Ульяновск
шәһәрендә дәвам итте. Ул Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов
белән очрашудан башланды. Губернатор өлкәдә сәнәгать эшчәнлеге,
социаль-икътисад үсеше белән таныштырып үтте һәм милли хәрәкәт
эшчәнлегенә тукталды. “Бездә 124 милләт вәкиле яши, алар үзара дус, тату
гомер кичерәләр. Аңлашылмаучанлыкларның беркайчан да булганы юк. Биредә
150 мең татар яши. Алар арасында татар милләте өчен янып йөрүче кешеләр
шактый”, – дип сөйләде ул. Сергей Морозов Ульяновск өлкәсендә чыга
торган “Өмет” газетасы редакторы Исхак Хәлимовка, Ульяновск өлкәсе татар
милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинга Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай
ук Рәмис Сафинга Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре
исеме бирелде. 2012 елдан бирле Ульяновск өлкәсендә “Татарстан-Яңа
Гасыр” телеканалының филиалын җитәкләгән, 7 төбәктәге вакыйгаларны
яктырта барган хәбәрче Рәмис Сафин бу бүләккә бик лаек. Ай саен ТНВ
каналы өчен 22 сюжет әзерләп, биредә яшәүче татарлар тормышы белән
таныштырып тора ул.

Ульяновск өлкәсендәге татарлар тормышы белән танышуның икенче тукталышы
– “Өмет” өлкә татар газетасы редакциясе. Газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов журналистларны редакция эшчәнлеге белән таныштырды. Газетаның тиражы 5000 данә тәшкил итә. Һәм атнага бер тапкыр 8 битле булып чыга.
Татарларга кагылышлы тарихи урыннар белән танышып, Өлкә фәнни
китапханәсендә, Сембер-Ульяновск типография музеенда булдык,
“Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы эшчәнлеге
белән таныштык.

Ульян каласында журналистларны матур итеп каршы алып, кунак итүгә зур
хәзерлек куелган иде. Шәһәрнең Татар милли-мәдәни үзәге каршында
кунакларны чәк-чәк һәм җыр белән каршы алдылар. Үзәк каршындагы Каюм
Насыйри һәйкәленә чәчәкләр салынды. Милли-мәдәни үзәкнең директоры
Рамилә Сафина безне бина буйлап сәяхәт иттереп, эшчәнлекләре турында
сөйләде. Монда штатта 22 кеше тора. 7 клуб эшли, бию түгәрәгенә 60лап
бала йөри, татар кызлары һәм малайлары арасында башка милләт балалары да
бар. Халык исемен йөрткән “Идел” җыр һәм бию ансамбле, Барый Тарханов
исемендәге театр коллективы иҗат итә. – Ә тамашачыга килгәндә, без
аларны бөртекләп җыябыз, аларга рухи азык, мәдәни тәрбия бирәбез.
Җырчыларга ничек хөрмәт күрсәтергә, тамаша барышында чыгып-кереп
йөрмәскә өйрәтәбез, – дип сөйли Рамилә ханым.

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат
чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Форумга нәтиҗә
ясап, чарага татар халкы, аның теле, мәдәнияте, газет-журналлары
саклансын, булсын дип тырышлык куйган милләтпәрвәр шәхесләр җыелуын
әйтте. Алга таба да халкыбыз өчен хезмәт итәргә, Бөтендөнья татар
конгрессы белән бердәм булып эшләргә чакырды һәм бар катнашучыларга олы
рәхмәт җиткерде.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары

“Дуслык” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*