tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Биектау районында чигү үрнәкләрен барладылар
Биектау районында чигү үрнәкләрен барладылар

Биектау районында чигү үрнәкләрен барладылар

Биектау районының Өбрә авылындагы Салих Сәйдәшев музеенда аккалфаклылар үзләренең чираттагы утырышын халкыбызда таралган күп төрле чигү үрнәкләрен барлауга багышладылар.

Район “Ак калфагы” оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Шакирова очрашуны биредә оештыруның сәбәбен бердән С. Сәйдәшев музее белән танышу булса, икенчедән, бу тирәдәге авылларда халыкның кул эшләренә оста булуын билгеләп үтте.

Оешманың актив әгьзасы – Алан-Бәксәр авылыннан Зөһрә Шәрифуллина әбисенең сандыгында сакланган бик күптәнге чигү үрнәкләрен дә алып килгән. Алар арасында хәтта 1937 елгы үрнәкләр дә бар. Кызлар аларны шунда ук үзләренә күчереп, чигә дә башладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*